

Тәүдә Радий Хәбиров һәм Роман Головченко хөкүмәт, министрлык һәм ведомство вәкилләре, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашлыгында киңәйтелгән киңәшмә үткәрделәр. Көн тәртибендә – халыкара хезмәттәшлекне ныгыту һәм берлектәге проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре.
Башкортстан Башлыгы Беларусь белән үзара бәйләнешләр үсешенең югары потенциалын билгеләп үтте.
– Хөрмәтле Роман Александрович! “Транспорт һәм төзелеш” Халыкара конгрессында катнашу өчен Башкортстанга чакыруыбызны кабул иткәнегез өчен рәхмәт, – диде Радий Хәбиров. – Минскида узган очрашуыбызга бер ел үтте. Бу вакыт эчендә без күп эшләр башкардык. “Юл картасы”на кул куйдык, анда 2024 елга кадәр планнарыбыз ныгытылды. Безнең сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең яхшы динамикасы шатландыра. Үзара сәүдә структурасы елдан-ел тотрыклана. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше күләме 300 миллион долларга җитәр дип көтәбез. Шул ук вакытта Беларусь президенты Александр Лукашенко әлеге күрсәткечне 1 миллиард долларга кадәр арттыру мөмкинлеге турында сүз алып бара. Без бу максатка бергә барырга тиеш дип уйлыйм.
Радий Хәбиров Беларусь коллегалары белән ике яклы хезмәттәшлек үсешенең тәгаен юнәлешләрен билгеләде.
– Төбәкара хезмәттәшлек бик мөһим. Агымдагы елның октябрендә Уфада Гомель өлкәсе башкарма комитеты рәисе Иван Крупко җитәкчелегендәге делегацияне һәм Гомель бизнесы вәкилләрен кабул итәчәкбез, – диде Радий Хәбиров. – Өлкә белән хезмәттәшлек турында килешү төзергә планлаштырабыз.
Үз чиратында, Беларусь Премьер-министры Роман Головченко Башкортстан Башлыгына төбәккә чакырулары өчен рәхмәт белдерде.
– Башкортстанга килүебезнең төп максаты – Беларусь Президентының товар әйләнеше күләмен арттыру буенча йөкләмәсен үтәү өчен яңа үсеш нокталары эзләү, – диде Роман Головченко. – Безнең делегация составында – Беларусьның Башкортстан партнерлары белән хезмәттәшлек итүче яисә яңа элемтәләр урнаштырырга планлаштырган эре предприятиеләре җитәкчеләре. Бу Русия һәм Беларусь тышкы санкция басымына дучар ителгән чорда аеруча мөһим. Шуңа күрә без бу катлаулы чорны уңышлы үтәргә тиеш. Шунысы шатлыклы: Башкортстан Белоруссия белән хезмәттәшлекне үстерү яклы. Сезнең ярдәмегез белән без үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуда җитди алга киттек.
Киңәшмәдә катнашучылар хезмәттәшлекне үстерү планнарын гамәлгә ашыру юнәлешләре, шулай ук, берлектәге перспектив проектлар турында фикер алышты.
Очрашу ахырында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Беларусь Премьер-министры Роман Головченкога ике республика арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Халыклар дуслыгы орденын тапшырды.
Арытаба Радий Хәбиров һәм Роман Головченко журналистлар белән әңгәмәдә ике республика арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча киңәйтелгән очрашуга йомгак ясадылар.
Радий Хәбиров һәм Роман Головченко, шулай ук, Башкортстан белән идарә итү үзәгендә булдылар. Аның эше турында төбәк Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская сөйләде. Беларусь Премьер-министры Башкортстан белән идарә итү үзәгенең эш нәтиҗәлелеген югары бәяләде. Роман Головченко Радий Хәбировтан үзәкне төзү тәҗрибәсен өйрәнү өчен тупланган материаллар белән уртаклашуны сорады.
Радий Хәбиров һәм Роман Головченко “Башкортстан һәм Беларусь – киләчәгебез бердәмлектә” концертында да булдылар. Ике республиканың сәнгать осталары чыгышы Башкортстан башкаласында узучы “Транспорт һәм төзелеш” халыкара конгрессына туры китерелде.
Икенче көнне Радий Хәбиров һәм Роман Головченко Минск автомобиль заводының яңа дилер үзәген ачу тантанасында катнаштылар. Ул Михайловка авылындагы мәйданчыкта урнашты.
– Узган елның ноябрендә без “МАЗ” техникасын республика базарына китерү буенча планнар билгеләдек. Ярты ел эчендә без Беларусь коллегаларыбыз белән бу заманча дилерлык үзәген төзедек, – диде Радий Хәбиров. – Беларусь ягы белән хезмәттәшлекне үстерү турында килешүләрне исәпкә алып, бу проектның киләчәге яхшы булыр дип саныйм.
Роман Головченко төрле детальләр һәм агрегатлар белән тәэмин итүче Русия предприятиеләре белән “МАЗ” кооперациясенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.
– Үзәктә тәкъдим ителгән автомобильләр – Белоруссия һәм Русия машина төзүчеләренең берлектәге продукциясе. Кыска гына вакыт эчендә без, чит ил детальләрен алыштырып, заманча техника җитештерүгә ирештек, – диде Роман Головченко. – Яңа машиналар үз кулланучыларын табар дип ышанам.
Арытаба Радий Хәбиров һәм Роман Головченко Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе эшчәнлеге белән таныштылар.
Берләшмә белгечләре турбореактив авиация двигательләрен, газ кудыру агрегатларын, газ-турбина энергетикасы өлкәсендәге продукцияне эшләү, җитештерү һәм хезмәтләндерү белән шөгыльләнә.
Радий Хәбиров һәм Роман Головченко Уфа авиапредприятиесенең җыю цехында булдылар. Монда әзер узеллар һәм аерым детальләрдән авиация һәм сәнәгать двигательләре җыела.
Радий Хәбиров һәм Роман Головченко “ОДК-УМПО”ның Беларусь предприятиеләре белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Шул ук көнне Радий Хәбиров һәм Роман Головченко “АМКОДОР” компаниясенең авыл хуҗалыгы җиһазларын җитештерү заводын төзүгә старт бирделәр. Тантаналы чара вакытында алар “Уфа” индустриаль паркы территориясендә булачак җитештерү корпусы нигезенә вакыт капсуласы салды.
Яңа предприятиегә индустриаль парклар резидентларына карата билгеләнгән тиешле өстенлекләр тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, Башкортстан сәнәгатен үстерү фонды ташламалы займ алуда ярдәм итәчәк. Завод өчен кирәкле инфраструктурасы булган 6,4 гектарлы мәйдан әзерләнгән дә инде. Производствоны киләсе елда эшкә кушарга планлаштыралар.
— Бүген без “АМКОДОР” компаниясенең яңа предприятиесе төзелешенә старт бирәбез. Бу – югары компетенцияле завод, ул безнең нәтиҗәле үсешүче авыл хуҗалыгы өчен кирәкле продукция җитештерәчәк, – диде Радий Хәбиров. — Проектны гамәлгә ашыра башлау белән котлыйм. Инде киләсе елда предприятие беренче эшләнмәләр чыгарачак.
Роман Головченко сүзләренә караганда, завод төзелеше – Русия белән Белоруссиянең Союздаш дәүләтен үстерү кысаларында гамәлгә ашырылучы яңа проектларның бер өлеше.
– Башкортстан Хөкүмәте һәм республика җитәкчелегенең безгә җитди ярдәм күрсәтүе мөһим. Төзелеш мәйданында Русия партнерларының комплектлау һәм җитештерү конструкцияләре кулланылачак. Шулай итеп, без кыска вакыт эчендә сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерүне оештырырга планлаштырабыз, – диде Роман Головченко.
Арытаба Радий Хәбиров һәм Роман Головченко Русия Фәннәр академиясенең Раил Кузеев исемендәге этнологик тикшеренүләр институтының Археология һәм этнография музеенда булдылар. Монда, аерым алганда, сармат алтыны – безнең эрага кадәр IV гасырдагы уникаль эшләнмәләр саклана.
Институт директоры Сергей Емелин сармат алтыны үзенең тарихи-мәдәни әһәмияте буенча югары бәһагә ия булуы һәм дөньяда аның тиңдәше булмавы турында сөйләде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Беларусь Премьер-министры Роман Головченко, шулай ук, Уфада үткән “Транспорт һәм төзелеш” Халыкара конгрессының пленар утырышында катнаштылар. Бу хакта тулырак гәзитнең дүртенче битендә укыгыз.