

20 сентябрьдә Уфада “Транспорт һәм төзелеш” халыкара конгрессының рәсми ачылышы булды, анда төзелеш һәм юл-транспорт тармакларының әйдәп баручы компанияләре, федераль һәм төбәк башкарма власть органнары, финанс секторы, Русия, Казахстан, Төркия, Иран һәм Беларусь иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты. Секцияләр 20 һәм 21 сентябрьдә эшләде. Күргәзмә экспозицияләрен 23 сентябрьгә кадәр карарга мөмкин булды.
Конгресска Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Моратов старт бирде.
– Бүген Уфа кунакларга, транспорт һәм төзелеш өлкәсендәге экспертларга ишек ача. Беренче көнне эшлекле программада якынча 1500 кеше катнашты. Чара мөһим, бай булырга вәгъдә итә, һәм ул, әлбәттә, бүген илдә ирешелгән нәтиҗәләрне ныгытачак һәм стратегик бурычлар куячак. Конгресс программасында танылган экспертлар, Русия төбәкләре ведомстволары җитәкчеләре, халыкара кунаклар гына түгел, зур яшьләр блогы да катнаша. Монда – компетенцияләр дә, ярышлар да, фестиваль һәм гастрономия өлешләре дә. Бу – профессионализм бәйрәме, анда без әлеге һөнәрләрнең алгы сафында торучыларга, республиканы, төбәкләрне һәм Русияне арытаба үстерүчеләргә рәхмәт әйтә алабыз, чөнки тармак бөтен икътисадыбызның үсеш локомотивына әверелә. Бу көннәрне файда белән үткәрергә, партнерлар табарга, иртәгәсе көнгә планнар билгеләргә телим, – диде Рөстәм Моратов.
Конгресста катнашучыларны һәм кунакларны Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев сәламләде.
– Безнең республика ил икътисадының мөһим юллары кисешкән җирдә урнашкан. Без – Евразия үзәге һәм ел саен “Транспорт һәм төзелеш” халыкара конгрессын үткәрү өчен иң кулай урын. Без сезне ел саен көтеп, чакырып торачакбыз. Сезне кабул итәргә һәрвакыт шат булырбыз. Бу чарада катнашырга килүчеләргә бик зур рәхмәт, – диде ул.
Арытаба махсус секцияләр эшен башлады. “Транспорт һәм төзелеш өчен кадрлар әзерләү” темасына багышланган секцияне республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. Анда мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, аның урынбасары Инесса Косолапова, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Любовь Минакова, шулай ук, республиканың транспорт һәм төзелеш өлкәсе колледжлары директорлары һәм шушы өлкәдә эшләүче эре предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
– Транспорт тармагы өчен кадрлар әзерләү процессы, транспорт системасын инновацион үстерү – дәүләт икътисадының төп бурычларының берсе булып тора. Бүген Башкортстан Республикасының транспорт тармагында 30 меңнән артык кеше эшли. Предприятие штатлары 80 процентка комплектланган. Нигездә, урта махсус белемле инженер-техник персоналга һәм техник белгечләргә ихтыяҗ бар.
Бу өлкәдә үсеш алу өчен белем бирү учреждениеләре үзләрендә булган белгечлекләрне үстерергә, предприятиеләр белән хезмәттәшлектә торып, аларның ихтыяҗларына карап, яңа профессияләр алу мөмкинлеге булдыру кирәк дип уйлыйбыз, – диде Любовь Минакова.
Чара барышында Стәрлетамак төзелеш һәм профессиональ технологияләр колледжы директоры Илдар Гомәров предприятиеләр белән хезмәттәшлек турында сөйләде. Ул “УралСтройГрупп” предприятиесе белән хезмәттәшлекне мисал итеп китерде.
Шулай ук конгресс кысаларында, федераль трассаларның төене буларак, төбәк юлларының үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Анда профильле министрлыклар һәм төбәкләрнең ведомстволары вәкилләре, тармак предприятиеләре, инженерлык һәм проект-конструкторлык оешмалары җитәкчеләре катнашты. Татарстан транспорт челтәренең үсеш перспективалары турында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.
– Бездә Русия юлларының терәк челтәре бар, ул Татарстандагы гомум юллар озынлыгының 15 процентын тәшкил итә. Һәм без республиканың барлык район үзәкләрен тоташтырырга тиешле үзебезнең төбәк челтәрен үстерергә ниятлибез. Мондый юлларның өслеге 11,5 тоннага кадәр йөк күтәрергә сәләтле булырга тиеш. Ул вакытта без махсус логистика проектын гамәлгә ашыра алачакбыз, – дип ассызыклады Фәрит Хәнифов.
Арытаба “Транспорт һәм төзелеш” халыкара конгрессы кысаларында Русия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән төзүчеләр ассоциацияләре съезды утырышларына, теләге булган һәркем керә алсын өчен, Башкортстандагы мондый ассоциация утырышын ачык форматта итеп үзгәртергә һәм Халыкара төзүчеләр ассоциациясе берлеген төзергә булдылар. Анда Мәскәү, Кырым, Краснодар крае девелоперлар берләшмәсе, Идел буе, Беларусь һәм Үзбәкстанның ИЖС Төзүчеләр берләшмәсе вәкилләре катнашты. Төзүчеләр ассоциациясе хезмәттәшлеге турында килешү имзалады, торак төзелеше тенденцияләре, күчемсез милек базарына дәүләт ярдәме чаралары һәм девелопментны санлаштыру турында сөйләшү булды.
– Республиканың төзелеш комплексы алдында амбициоз бурыч тора — 2030 елга ел саен ким дигәндә 4 миллион квадрат метр торак тапшыруны тәэмин итү. Узган елда без рекордлы 2,9 миллион квадрат метр торак тапшырдык. Быел якынча 3 миллион квадрат метр төзергә планлаштырабыз.
Хәзер торак төзелешен үстерүнең инновацион инструментларын гамәлгә кертәбез. “Башкортстан торак һәм ипотека базарының экосистемасы” проекты башланып китте. 2023 елда без “ипотека меню”ын тормышка ашырган беренче төбәк булачакбыз. Июнь аена инвесторлар өчен маршрут картасы ясыйбыз; санлаштыру өстендә актив эшлибез, BIM-технологияләрне гамәлгә кертәбез, – диде Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.
Секцияләр эшеннән соң, җитди килешүләргә кул куелды. Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министрлыгы, Өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары ассоциациясе һәм республиканың төзелеш тармагының үз-үзен көйләүче оешмалары (СРО) арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Документка кул куюда Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин, Өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары ассоциациясе рәисе урынбасары Оксана Чанышева, СРО җитәкчеләре катнашты.
Шулай ук, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән “Электрозавод” акционерлар җәмгыяте арасында килешү имзаланды, электр энергетикасы тармагы өчен квалификацияле эшчеләр, хезмәткәрләр һәм урта буын белгечләре әзерләү килешенде.
Шулай ук чара кысаларында һөнәри белем бирү оешмаларының “Электрозавод” акционерлар җәмгыяте белән 2022-25 елларга ихтыяҗ һәм перспективалы һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек турында чаралар планы расланды.
21 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Беларусь Премьер-министры Роман Головченко “Транспорт һәм төзелеш” халыкара конгрессының пленар утырышында катнаштылар. Әлеге форум ел саен уздырыла торган “Урал транспорты” һәм “УралСтройИндустрия” тармак чараларын алмаштырачак.
Пленар утырыш башланыр алдыннан Радий Хәбиров һәм Роман Головченко конгрессның экспозиция мәйданчыгын карадылар. Алар Русиянең һәм якын чит илләрнең эре компанияләренең казанышлары һәм тармак проектлары белән танышты. Павильоннарның берсендә кунакларга пилотсыз авиациянең республика кластерын тәкъдим иттеләр.
Радий Хәбиров һәм Роман Головченко шулай ук “Шәһәрләр төзибез” экспозициясен карап чыктылар, анда республиканың эре төзелеш оешмалары, төзелеш материаллары һәм җиһазлары җитештерүчеләре үз проектларын тәкъдир итте. Башкортстан Башлыгы Беларусь Премьер-министрына Уфада төзергә планлаштырылган Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусы проекты турында да сөйләде.
Арытаба алар конгрессның “Стратегия-2030 – яңа таләпләр” пленар утырышында катнашты. Анда хәзерге шартларда инфраструктур үсешнең төп мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Радий Хәбиров үз чыгышында Белоруссиянең Русия һәм Башкортстанның мөһим стратегик партнеры булуын билгеләп үтте.
– Белоруссия делегациясе визиты кысаларында без багланышларыбызның төп мәсьәләләре турында сөйләштек, шул исәптән төзелеш һәм транспорт өлкәсендә дә, – диде Радий Хәбиров. – Конгресс тәҗрибә уртаклашу, мөһим карарлар кабул итү һәм алга бару өчен нәтиҗәле мәйданчык булыр дип өметләнәм. Форумда катнашучыларга уңышлар телим.
Роман Головченко билгеләп үткәнчә, конгрессның көн тәртибе дөнья икътисадының турбулентлыгы, санкция басымы шартларында логистика чылбырлары өзелү чорында аеруча актуаль.
– Без проблемаларга адекват җавап бирәбез, стандарт булмаган карарлар кабул итәбез һәм бу катлаулы юлдан Русия белән кулга-кул тотынышып барабыз. Бергәләп яңа инфраструктура төзибез, партнерларыбыз белән тотрыклы транспорт коридорлары булдырабыз. Асылда, бу – перспективага исәпләнгән заманча логистик карта формалаштыру, – диде ул. – Алда зур һәм катлаулы юл үтәсе бар, әмма без барлык авырлыкларны җиңәчәкбез дип ышанам. Бигрәк тә Башкортстан кебек яхшы дуслар белән тыгыз хезмәттәшлектә һәм партнерлыкта, моңа ышаныч зур!
Ример НАСРЕТДИНОВ.