

Көн тәртибендә - экология һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләре, төбәктә гомумдәүләт һәм төбәк проектларын, шул исәптән "Экология" гомумдәүләт проектын, гамәлгә ашыру барышы.
- Сезне Башкортстанда күрүебезгә бик шатбыз. "ПОЛИЭФ"та яңа производство ачылу шатлыгын бергә уртаклашабыз, - диде Радий Хәбиров. - Республикага ярдәм иткән өчен Русия Федерациясе Хөкүмәтенә рәхмәтлебез. Үсеш буенча безнең төбәк яхшы күрсәткечләр күрсәтә. Сез турыдан-туры җитәкли торган икътисад өлкәләрен нәтиҗәле үстерәбез.
Башкортстан Башлыгы каты коммуналь калдыклар белән эш итү даирәсенең үтәкүренмәлелеген сизелерлек арттырырга мөмкинлек биргән «ТКО-Башкортостан» системасының эш принциплары турында сөйләде.
Очрашуда экологик савыктыру мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Аерым алганда, җыелган экологик зыянны бетерү һәм пычранган территорияләрне рекультивацияләү.
Фото: glavarb.ru