+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 сентябрь 2022, 04:55

"Башкортстан өчен территорияләрне комплекслы үстерү - яңа мөмкинлекләр..."

Уфада «Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессы кысаларында «Төбәкләр үсешенең нәтиҗәле коралы буларак, территорияләрне комплекслы үстерү» дигән дискуссия сессиясе узды.

"Башкортстан өчен территорияләрне комплекслы үстерү - яңа мөмкинлекләр...""Башкортстан өчен территорияләрне комплекслы үстерү - яңа мөмкинлекләр..."
"Башкортстан өчен территорияләрне комплекслы үстерү - яңа мөмкинлекләр..."
- Башкортстан өчен территорияләрне комплекслы үстерү - яңа мөмкинлекләр. Проектны реализацияләү авария хәлендәге һәм тузган торактан кешеләрне күчерергә, төзелешләрне, шулай ук территорияләрнең транспорт инфраструктурасын яңартырга ярдәм итә, - дип сөйләде Башкортстан төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.

Дискуссия мәйданчыгында Бөтенрусия милли төзелеш сәясәте үзәге җитәкчесе, «Русия терәге"нең территорияләрне комплекслы үстерү буенча комитеты рәисе Александр Моор, Русия Төзелеш министрлыгының кадрлар үзәге җитәкчесе Елена Сенкевич, Башкортстан Республикасының авария хәлендәге торак фондын мониторинглау үзәге директоры Виталий Гайдук, Уфа хакимиятенең шәһәр төзелеше сәясәте һәм территориаль үсеш буенча урынбасары Кирилл Чистяков катнаштылар.

- Территорияләрне комплекслы үстерү - төбәкләрне нәтиҗәле һәм сыйфатлы үстерү белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә торган төп тармак проекты. Бу проектларны гамәлгә ашыруны күздә тоткан инструментлар җыелмасы шулкадәр югары ки, алар төбәкләргә бюджет акчалары катнашында зур масштаблы проектларны гамәлгә, инфраструктура менюларын тормышка ашырырга, тузган авария хәлендәге торактан күчерү һ. б. мөмкинлеге бирә, - дип билгеләп үтте Александр Моор.

Бу хакта тулырак түбәндәге сылтама аша үтеп укыгыз: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=57355

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас