

Башкортстан - зур республика, алдагы юл — озын, шуңа күрә ял итәргә кирәк. Бу пункт - туган Башкортстан җирендә соңгы тукталыш.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу пунктны оештыру йөкләмәсен шимбә көнне муниципалитетлар башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә бирде, ә якшәмбе көнне анда республиканың Кырмыскалы, Архангель, Борай һәм Мишкә районнарыннан килгән егетләрне каршы алдылар.
- Без бу пунктны биш сәгать эчендә оештырдык, районның барлык предприятиеләре дә ярдәмгә килде. Юлчылар оператив рәвештә махсус юл ясады, төзелеш оешмалары вәкилләре бинаны тәртипкә китерде, „санитар“ зона монтажлады. Шул ук вакытта эшкуарларыбыз - юл буе кафелары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, сәүдә һәм җәмәгать туклануы оешмалары продукция алып килә, - дип сөйләде „Башинформ“ агентлыгына Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин. - Егетләргә уңайлы булсын өчен барысын да эшләргә тырыштык. Кәефләрен күтәрү өчен концерт оештырдык. Урындагы мулла сугышчыларга юл догасы укыды.
Илдар Мостафин сүзләренчә, егетләрне бөтен кеше хуплап тора: район үзәгеннән — Югары Яркәй авылыннан күп кенә кешеләр юлга азык-төлек алып килә: консервлар, икмәк, печенье, тәм-том. Боларның барысы өчен аерым өстәл бүленгән, анда булачак сугышчылар үзләренә кирәк булганны сайлый ала.
Бу урында гел эш кайный: якшәмбедән дүшәмбегә каршы төнгә Белорет районы егетләре килеп җитте. Аларны шулай ук кайнар аш һәм җылы очрашу көтә иде. Бүген Илеш районында булачак ватанны саклаучыларның тагын бер партиясен көтәләр. Шәйморатов варислары үзебезнекеләрне ташламый.
Фото: "Башинформ" агентлыгы