+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 Сентября 2022, 14:25

Кубокта катнашуга заявкалар формалаштыру вакыты озайтылды

Башкортстан предприятиеләренә рационализаторлык һәм җитештерүчәнлек буенча Кубокта катнашуга заявкалар формалаштыру өчен күбрәк вакыт бирелде.

Кубокта катнашуга заявкалар формалаштыру вакыты озайтылдыКубокта катнашуга заявкалар формалаштыру вакыты озайтылды
Кубокта катнашуга заявкалар формалаштыру вакыты озайтылды


Русия Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә күнекмәләрне һәм һөнәрләрне үстерү агентлыгы рационализаторлык һәм җитештерүчәнлек буенча икенче Кубокта катнашуга заявкалар кабул итүне дәвам итә. Ул 2022 елның 7-11 ноябрендә Екатеринбургта узачак. Чара «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

- Башкортстанда рационализаторлык яхшы үсеш алган көчле предприятиеләр бар, аларны сакчыл җитештерү буенча уңай тәҗрибә бар. Ышанам ки, мондый производстволар вәкилләре республиканы Кубокта лаеклы рәвештә тәкъдим итә алачак һәм үзләренең һөнәри осталыклары белән уртаклаша алачак, - дип билгеләде республика Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас