+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 сентябрь 2022, 14:30

Сәнәгатьне үстерүнең төбәк фонды ил буенча алдынгы урыннарны били

Башкортстан сәнәгатен үстерү фонды кредитлар буенча процентларны компенсацияләүгә 129 миллион сумнан артык акча түләгән.

Сәнәгатьне үстерүнең төбәк фонды ил буенча алдынгы урыннарны билиСәнәгатьне үстерүнең төбәк фонды ил буенча алдынгы урыннарны били
Сәнәгатьне үстерүнең төбәк фонды ил буенча алдынгы урыннарны били

Сәнәгатьне үстерүнең төбәк фонды, илдәге беренчеләрдән булып, кредитлар буенча процентларны компенсацияләү программасы буенча түләүләрне төгәлләде. Сәнәгать предприятиеләре 129,4 миллион сум күләмендә акча алган. Салынган түләүләр күләме буенча Башкортстан Сәнәгатьне үстерүнең төбәк фонды ил буенча алдынгы урыннарны били.

- Әлеге программа ярдәмендә төбәкнең сәнәгать предприятиеләре әйләнеш чараларын тулыландыруга кредитлар буенча процентлар түләүгә сарыф иткән акчаларның 90 процентына кадәр кире кайтара алды. Фонд 26 предприятиедән 50 заявканы хуплады. Финанс ярдәменең мондый рәвеше региондагы сәнәгать предприятиеләренең икътисадый чикләүләр шартларында өзлексез һәм тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итәргә ярдәм итте һәм республика предприятиеләренең финанс тотрыклылыгын арттырырга ярдәм итте, - дип ассызыклады Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас