+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 сентябрь 2022, 09:48

Яңа проектны кем тормышка ашырыр?

Башкортстан Республикасын үстерү корпорациясе менеджерлары Гафури районында гранулалы азык җитештерүне күздә тота торган яңа инвестицион тәкъдим эшләде.

Яңа проектны кем тормышка ашырыр?Яңа проектны кем тормышка ашырыр?
Яңа проектны кем тормышка ашырыр?
Проект бюджеты 108,4 миллион сум тәшкил итә, шул исәптән проект-эзләнү, төзелеш-монтаж эшләре һәм кирәкле җиһазлар сатып алу. Предприятиедә 20 яңа эш урыны булдырылырга тиеш.

- Бүгенге көндә азык җитештерү - сәнәгатьнең иң мөһим өлешләренең берсе. Кайбер компанияләр киткәч, эчке җитештерүчеләр бу юнәлештә ипортны алыштыру сәясәтен үстереп эшли башлады. Моннан тыш, Башкортстанда чимал потенциалы җитәрлек, ул предприятиегә тотрыклы эшләргә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Инвестицион тәкъдимне тормышка ашыру өчен ведомство белгечләре Красноусольский авылындагы җир участогын сайлап алган. Җитештерү цехын элекке «Красноусольск пыяла заводы» предприятиесе территориясендә урнаштыру күздә тотыла. Административ, җитештерү һәм саклау бүлмәләре монда урнашкан.

Әлеге һәм башка бизнес-тәкъдимнәр белән Үсеш корпорациясе сайтының «Бизнес-кейслар» бүлегендә танышырга мөмкин: https://kr-rb.ru/netcat_files/234/708/Granulirovannye_kombikorma15082022.pdf

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас