+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 сентябрь 2022, 13:50

Журналистлар конкурсында кем җиңәр?

Башкортстан Финанс министрлыгы киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль медиада финанс грамоталылыгы темасын иң яхшы яктыруга "Про деньги - просто" дигән конкурс үткәрүен искә төшерә.

Журналистлар конкурсында кем җиңәр?Журналистлар конкурсында кем җиңәр?
Журналистлар конкурсында кем җиңәр?
- Конкурсның максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын халыкның финанс белеме кирәклегенә җәлеп итү, - дип билгеләде Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.

Конкурска 2022 елның 1 гыйнварыннан 1 декабренә кадәр эфирга чыккан һәм матбугатта басылган материаллар агымдагы елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.

Катнашуга республикадагы барлык киңкүләм мәгълүмат чаралары (телевидение, радио, интернет-ресурслар, матбугат басмалары) журналистлары, шул исәптән штаттан тыш корреспондентлар, шулай ук 3 мең абунәчесе булган "Телеграм-канал"лар блогерлары һәм авторлары чакырыла.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас