+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 Сентября 2022, 10:03

Алар моны озак көтте

Уфада "СК Перспектива" җәмгыятенең ("Садовое кольцо" компанияләр төркеменә керә) масштаблы инвестицион проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Белая река" проблемалы торак комплексы торак йортын төзеп бетерәчәк.

- 2022 елның 26 сентябрендә Башкортстан Республикасы Арбитраж суды «Герал» җәмгыяте торак комплексының элекке төзүчесен банкрот дип тану турында карар кабул итте. Димәк, якын арада яңа төзүче объектта төзелеш эшләрен яңадан башлап җибәрәчәк һәм өлешчеләр күптән көтелгән фатирларыннан ачкыч алачак, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.

Исегезгә төшерәбез, "Белая река" төзүчесе - "Госстрой" компанияләр төркеменең "Герал" җәмгыяте иде. 2020 елның мартында "Садовое кольцо" дәүләт корпорациясе намуссыз төзүченең проблемалы объектларын төзеп бетерү турында контрактка кул куйды, ул инвестор һәм эш сыйфаты гаранты ролендә чыгыш ясады. Шул ук вакытта "Госстрой" төзүченең формаль статусын саклап калган. "Садовое кольцо" инвестицион проектын тормышка ашыру максатында проблемалы объектларны төзеп бетергән өчен компенсация участоклары бирелде.

2020 елның IV кварталында "Садовое кольцо" торак комплексы «А» һәм «Б» секцияләрен файдалануга тапшырды. 515 кеше үз фатирларының ачкычларын алды.

Якын арада "Перспектива СК" җәмгыяте төзүчесе "Белая река" торак комплексы һәм В и Г секцияләре төзелешен яңадан башлап җибәрәчәк. 385 гаилә үз фатирларының ачкычларын көтә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас