+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 сентябрь 2022, 06:30

"Алга" үз нәтиҗәлелеген күрсәтте

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә "Алга" махсус икътисади зонасына кагылышлы пост бастырган.

"Алга" үз нәтиҗәлелеген күрсәтте"Алга" үз нәтиҗәлелеген күрсәтте
"Алга" үз нәтиҗәлелеген күрсәтте
"Без «Алга» махсус икътисади зонасында яңа производствоны эшләтеп җибәрергә әзер. «Эш киемнәре комбинаты» компанияләр төркеменә кергән «Аркада» җитештерү берләшмәсе эш перчаткалары җитештерү цехын ача. Проект куәте – елына 5 миллион пар. Бина һәм җиһазлар инде әзер, хәзер биредә йөздән артык кеше эшли.

"Аркада" - безнең махсус икътисади зонаның 12 резидентының берсе. Компания 2021 елның декабреннән эшли.

Без «Алга» мәйданчыгында эшкуарлар тыныч һәм ышанычлы рәвештә үсә алырлык шартлар булдырырга тырыштык. Бу эшебезнең шундый уңай нәтиҗәләр бирүенә мин бик шат. Уңышлар телим!" - дип язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас