+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 сентябрь 2022, 14:51

Җиңел сәнәгать предприятеләренә нинди ярдәм күрсәтелә?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Интернет челтәрендә җиңел сәнәгать предприятеләренә багышланган пост бастырган.

Җиңел сәнәгать предприятеләренә нинди ярдәм күрсәтелә?
Җиңел сәнәгать предприятеләренә нинди ярдәм күрсәтелә?
"Республика бюджетыннан 140 миллион сумны без җиңел сәнәгать оешмаларына ярдәмгә җибәрдек. 57 оешма чимал һәм материаллар сатып алуга чыгымнарны каплауга субсидия алды, алар:
* текстиль һәм тегү производствосы предприятиеләре;
* шулай ук күн һәм аннан ясалган әйберләр җитештерү предприятиеләре.

Бу чара икътисади кризиска каршы чаралар кысаларында кертелде. Узган елгы нәтиҗәләрдән күренүенчә, ул бик кирәкле булып чыкты.

Быел тармак предприятиеләре шулай ук Сәнәгатьне үстерү фонды аша модернизацияләү, техник җиһазлау һәм җитештерүне киңәйтү өчен ташламалы кредит алырга мөмкин. Сумма 4тән 40 миллион сумга кадәр, еллык ставка - 1-2 процент.

Бүген Башкортстанда 311 җиңел сәнәгать оешмасы бар. Алар тукыма, кием һәм күн әйберләре җитештерә. Продукция халыкка кирәк, шулай ук, ул автомобиль, авиация, авыл хуҗалыгы, химия һәм башка тармакларда, гражданлык, юл төзелешендә, җиһаз җитештерүдә һәм сәламәтлек саклауда кулланыла", - дип язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: