- Очрашу - төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга тагын бер адым. Үсеш корпорациясенең, преференцияле режимлы берничә территориянең идарәче компаниясе буларак, уртаклашыр тәҗрибәсе бар. Моннан тыш, безнең өчен шулай ук хезмәттәшләребез тәҗрибәсен үз эшебездә куллану мөһим, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.
Парк эшчәнлеге белән танышудан тыш, кунакларга шулай ук якорь резиденты - "Кроношпан" компаниясе территориясе буйлап экскурсия уздырдылар, анда алар предприятиенең эш принциплары һәм чыгарылучы продукция турында белде.
Ульяновск делегациясенең визиты РАНХиГС һәм Русия Икътисади үсеш министрлыгы төбәк инвестицион стандартын кертү буенча укыту программасы кысаларында узды. Кичә кунаклар Республика белән идарә итү үзәгендә булды, шулай ук профильле ведомстволар җитәкчеләре белән очрашты, алар белән преференция зоналары эшчәнлеге мәсьәләләре һәм инвестпроектларны өстенлекле дип тану тәртибе турында фикер алышты. Моннан тыш, катнашучыларны бизнес-шерифлар институты һәм регионга инвестицияләр җәлеп итү өлешендә хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү процессы кызыксындырды.
Ульяновск өлкәсе икътисади үсеш һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары Алексей Царев билгеләп үткәнчә, Башкортстанда булганда катнашучылар төбәкнең инвестпотенциалын формалаштыруга ярдәм итүче алдынгы эшләнмәләр, бизнес һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге ысуллары, шулай ук муниципалитетларга инвесторларны җәлеп итү турында белде.
Исегезгә төшерәбез, шушы елның беренче яртысында Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Уфа» индустриаль паркының индустриаль (сәнәгать) паркларга һәм индустриаль (сәнәгать) паркларның идарәче компанияләренә карата сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлекне кызыксындыру чараларын куллану максатларында таләпләргә туры килүен раслады.
Бүген индустриаль парк территориясендә 14 резидент һәм 7 инфраструктурадан файдаланучы урнашкан. Хәзер резидентларның инвестицияләренең гомум күләме 34 миллиард сумнан артык тәшкил итә һәм 600дән артык эш урыны булдыруны күздә тота.
"Уфа" индустриаль паркы Уфа шәһәренең Шакша микрорайонына кергән урында урнашкан. Паркның мәйданы 300 гектарга якын, ә аның мәйданчыклары төрле тармак юнәлешендәге предприятиеләр өчен билгеләнгән. Уңайлы урнашу транспорт инфраструктурасын тәэмин итә. Тимер юл парк территориясенә керә һәм Куйбышев тимер юлының Шакша станциясенә илтә. Паркның бөтен территориясенннән М-5 "Урал" федераль трассасына чыгып була торган юллар сузылган.
Фото: pravitelstvorb.ru