+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 сентябрь 2022, 07:50

Уфада җиңел сәнәгать форумы узачак

6-7 октябрьдә башкалабыз Уфаның "ВДНХ-Экспо" күргәзмә комплексында «Легпром-2022» җиңел сәнәгать форумы узачак. Ул Башкортстан Хөкүмәте, Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы, Башкортстан күргәзмәләр компаниясе ярдәме белән үткәрелә.

Уфада җиңел сәнәгать форумы узачакУфада җиңел сәнәгать форумы узачак
Уфада җиңел сәнәгать форумы узачак
Җиңел сәнәгать казанышларын күрсәтү һәм индустриянең мөһим һәм актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен иң зур тармак конгресс-күргәзмә чарасы бер мәйданчыкта Башкортстан, Русия, якын чит илләрдән тармак вәкилләрен берләштерәчәк. Шулай ук форум чиктәш тармак предприятиеләрен, тармак фәне һәм мәгарифе вәкилләрен, федераль һәм төбәк хакимият органнары җитәкчеләрен җыячак.

- Бу форумда катнашырга теләүчеләр һәрвакыт күп. Быел да урыннар юк инде. Күргәзмәдә республиканың 31 предприятиесе үз продукциясен күрсәтәчәк. Без традицион рәвештә балалар киемендә, аяк киеме, махсус кием, күн эшләнмәләрендә көчле. Исегезгә төшерәбез: без җиңел сәнәгать предприятиеләренә чимал һәм җиһазларга чыгымнарның бер өлешен субсидиялибез. Шулай итеп, мебель яисә тегү җиһазлары сатып алган компанияләр аның бәясенең - 20 процентка кадәр, тегү предприятиеләре чимал бәясенең яртысына кадәр өлешен каплый ала. Шул ук вакытта республика җитештерүчеләреннән чимал сатып алганда субсидияләр – 50, Русия һәм чит ил җитештерүчеләреннән алганда 30 процент тәшкил итә. Быел 57 җитештерүче чимал һәм материаллар сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидия алачак. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 140 миллион сум акча юнәлтеләчәк, – диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

«Легпром-2022»нең максаты - Русия базарында үзебезнең текстиль һәм җиңел сәнәгать товарларын күрсәтү һәм көндәшлекне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру, текстиль һәм җиңел сәнәгать җайланмаларын һәм эшләнмәләрен җитештерүчеләр, тәэмин итүчеләр һәм заказ бирүчеләр арасында бизнес-коммуникацияләрне оптимальләштерү. 2500 кв. метрдан артык мәйданда чимал, материаллар һәм текстиль һәм җиңел сәнәгать товарлары экспозициясе күрсәтеләчәк. Экспозициядә Русиядән, Үзбәкстаннан, Кытайдан 60 компания катнашачак.

Форумның төп чарасы "Хәзерге заман шартларында җиңел сәнәгать. Үсеш нокталары" темасына зур утырыш Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, төбәк министрлыклары, ассоциацияләр, чит ил экспертлары катнашлыгында узачак. Форум кысаларында кооперацияне үстерү, этно-традицияләрне гамәлгә кертү, локаль җитештерү, мода һәм дизайн, җиңел сәнәгать өлкәсендә эшләүче һәм булачак эшкуарлар өчен маркетплейслар буенча дистәдән артык панель секцияләре узачак.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас