Башкортстанның 14 предприятиесе экспортка товарлар ташуга бәйле чыгымнарны каплау өчен республика бюджетыннан субсидияләр алды, шул исәптән экспорт контрактларын үтәмәү буенча штраф санкцияләрендә тотынылган чыгымнарның бер өлешен каплау өчен 50 миллион сум. Бу хакта Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.
— Агымдагы елның 29 августыннан 29 сентябренә кадәр республиканың Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы тарафыннан Башкортстан предприятиеләреннән 32 гариза каралды. Шулардан 14 компания-экспортерга субсидия бүлеп бирү хупланды, — дип белдерде Маргарита Болычева.
Ведомство җитәкчесе, предприятиеләргә агымдагы елның 1 гыйнварыннан продукция ташу белән бәйле чыгымнар кайтарылды, дип өстәде.
Финанс чараларын алучылар арасында - химия, агач эшкәртү тармаклары, азык-төлек сәнәгате предприятиеләре һәм төзелеш материаллары җитештерүчеләр.