+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 Октября 2022, 02:40

Салым яңача бүленәчәк

22 сентябрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтайның пленар утырышында “Башкортстан Республикасында бюджетара мөнә­сәбәтләр турында”гы Законга үзгәрешләр кертелде.

Салым яңача бүленәчәкСалым яңача бүленәчәк
Салым яңача бүленәчәк
Парламент Рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, документ белән 2023 елдан салым салуның гадиләштерелгән системасын (УСН) кулланып алынган салымны бюджетлар арасында яңача бүлергә тәкъдим ителә. Хәзер шәһәр округлары УСНнан кергән акчаларның 50 процентын ала. Аерым шартларны үтәгәндә, алар өстәмә рәвештә әлеге суммадан елына 5 процентка кадәр акчаны артыграк ала алачак. Шул рәвешле, ун ел эчендә шәһәр округлары УСНны үз бюджетларына тулысынча алуга ирешә алачак. Бу муниципалитетларны кече бизнесны һәм салым базасын активрак үстерергә этәрергә тиеш.
Аерым шәһәр округы өчен дифференциацияләнгән нормативның факттагы күләме хисап елында УСН керемнәренең үсеш темпларына һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары санына бәйле булачак. Республиканың Финанс министрлыгы фаразлары буенча, шәһәр округлары бюджетларына күчерелергә мөмкин булган өстәмә салымнар 2023 елда – 443 миллион, 2024 елда — 470 миллион һәм 2025 елда 510 миллион сум булыр, дип көтелә.
Пленар утырышта депутатлар беренче укуда “Башкортстан Республикасында туристлык эшчәнлеге турында” Башкортстан Республикасы Законының 6 мәддәсенә үзгәреш кертү турында” закон проектын карап тикшерде.
— Закон туристларның электрон юлламаларның бердәм мәгълүмат системасында булган мәгълүматларны алу хокукы турындагы нигезләмә белән тулыландырылды, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Мондый белешмәләрне бирү тәртибе һәм вакыты Русия Хөкүмәте тарафыннан расланган кагыйдәләр белән билгеләнгән.
Федераль законнардагы соңгы үзгәрешләр нигезендә туроператорлар һәм туристик агентлар туристлык продуктын электрон юллама формалаштырмыйча һәм аның турында мәгълүматларны электрон юлламаларның бердәм мәгълүмати системасына кертмичә сата алмаячак.
— Электрон юллама ул форма турында гына түгел, ә күбрәк хокукларны яклау турында, — диде Константин Толкачев. — Яңа тәртип туроператорлар һәм туристик агентлар эшчәнлегенең үтәкүренмәлелеген тәэмин итә, алар тарафыннан шартнамәләр бозылуын кисәтә, ә йөкләмәләре үтәлмәгән очракта, туристларның хокукларын якларга ярдәм итә. Каралган закон проектының актуальлеге туристлык хезмәтләре базарын хокукый көйләү зарурлыгы белән бәйле, аның ярдәмендә республика территориясендә базарда намуслы катнашучылар гына эшчәнлек алып бара алачак.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас