+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
4 октябрь 2022, 09:25

Бизнеска һәм гражданнарга ярдәм итү - өстенлекле бурыч

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Бизнеска һәм гражданнарга ярдәм итү - өстенлекле бурычБизнеска һәм гражданнарга ярдәм итү - өстенлекле бурыч
Бизнеска һәм гражданнарга ярдәм итү - өстенлекле бурыч


“Хәзер Хөкүмәтнең өстенлекле бурычларының берсе - санкцияләр шартларында бизнеска һәм гражданнарга ярдәм итү. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә өстәмә ярдәм чаралары булдырыла. Алар азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү өчен кирәк.

Теплица комплексларын төзүгә ташламалы кредитларны каплау срогы 12дән 15 елга кадәр озайтылачак;
Бу чара яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне ел әйләнәсенә эчке базарга җиткерү күләмнәрен арттырырга ярдәм итәчәк.

Башкортстанда барлыгы 56 теплица комплексы исәпләнә:
Шуның 30ы - сәнәгать төрендә;
4есе - яктыртыла, яшелчәләрне (кыяр, томат, яшел тәмләткечләр) ел әйләнәсенә үстерергә мөмкинлек бирә.

фермер хуҗалыклары яңартыла:
«Кадыйров Л.И.» Авыргазы районында,
«Джиэр Агро» Дәүләкән районында гөмбә һәм трюфельләр үстерү буенча.

2023-24 елларда яңа теплицалар төзергә планлаштырабыз:

Бүздәк районында «Хәбибрахманов Ш.М.» фермер хуҗалыгы заманча теплица төзиячәк;
Узган елда 1 мең тоннадан артык уңыш җыеп алган, алар 9 900 тонна кыяр һәм 6 600 томат үстерәчәк.

Михаил Мишустин хәбәр иткәнчә, ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар өчен өстәмә программа эшли башлый - алар еллык 5 процент белән ташламалы кредит ала алачак. Авылда үзмәшгульләр үзләрен һәм якыннарын азык-төлек белән тәэмин итеп кенә калмыйча, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү яки эшкәртү буенча үз эшләрен дә киңәйтә алачак. Башкортстанда мондый хуҗалыклар 600 меңнән артык.

Сезон арасында без чит ил поставкаларына бәйле булырга тиеш түгел. Безнең территорияләр киң, алар теплица хуҗалыклары булдырырга һәм авыл хуҗалыгы эшкәртүен үстерергә мөмкинлек бирә”, - дип яза Андрей Назаров.

Фото: vk.com/agnazarov

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас