+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
4 октябрь 2022, 06:50

Республикада газ кертү мәсьәләсе тикшерелде

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары катнашлыгында киңәшмә уздырды.

Республикада газ кертү мәсьәләсе тикшерелдеРеспубликада газ кертү мәсьәләсе тикшерелде
Республикада газ кертү мәсьәләсе тикшерелде
Анда республика бюджеты исәбенә төзелгән газ белән тәэмин итү объектларын «Газпром газорапределение» компаниясе балансына тапшыру механизмы турында фикер алыштылар.

- 2006 елдан 2020 елга кадәр федераль газлаштыру программасы кысаларында Башкортстанда 80 торак пунктка 31 бистәара газүткәргеч төзелде, аның гомум суммасы 6,8 млрд. сум. Чираттагы этап кысаларында 2021 елдан 2025 елга кадәр 71 бистәара һәм 163 бистә эчендәге газүткәргечне проектлаштыру һәм төзү күздә тотыла. Догазификация программасын да актив тормышка ашыру дәвам итә. Аны исәпкә алып, быел 31 меңнән артык йорт хуҗалыгына газ кертеләчәк. Бу эшләргә бердәм газлаштыру операторы тарафыннан 15 млрд. сум каралган, - диде Андрей Назаров.

Премьер-министр шулай ук 2020 елдан аерым категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү өчен республикада шәхси торак йортларны газлаштыру өчен 75 мең һәм 100 мең сум күләмендә сертификатлар бирелә, дип өстәде. Программа гамәлдә булган вакытта 7 меңнән артык гариза бирелгән. 6 меңнән артык йорт тоташтырылган инде.

Газлаштыру һәм газ кертеп бетерү эшләренең барышы турында «Газпром межрегионгаз Уфа» компаниясе генеральный директоры Альберт Локманов сөйләде.

- Бистәара газүткәргечләр буенча газлаштыру программасы буенча 2 объект буенча эшләр тәмамланган, агымдагы елда 21 объект төзелә, алдагы елларда тагын 15 объект төзү планлаштырыла. Бистә эчендәге челтәрләр буенча инде 26 объект төзелгән, агымдагы елда тагын 15 объект файдалануга тапшырылачак, - дип билгеләп үтте Альберт Локманов.

«Газпром газораспределение» компаниясе балансына газ белән тәэмин итү объектларын тапшыру эшенең барышы турында төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин бәян итте.

Киңәшмә ахырында Премьер-министр берничә йөкләмә бирде.

- Төзелеш һәм архитектура министрлыгына 26 октябрьгә кадәр «Газпром газораспределение» компаниясе белән газ белән тәэмин итү объектларын дәүләт милкенә кертү турындагы карар проектларын килештерергә кирәк. 2022 елның 26 октябренә кадәр Җир һәм милек мөнәсәбәтләре һәм Төзелеш һәм архитектура министрлыкларына газ белән тәэмин итү объектлары буенча кабул итү-тапшыру актларына кул куюны тәэмин итәргә кирәк, - дип йөкләде Андрей Назаров.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас