+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 октябрь 2022, 05:05

Салым хезмәте сайтында яңа бит барлыкка килде

Русия Федераль салым хезмәте сайтында яңа бит барлыкка килде.

Салым хезмәте сайтында яңа бит барлыкка килдеСалым хезмәте сайтында яңа бит барлыкка килде
Салым хезмәте сайтында яңа бит барлыкка килде
Аның ярдәмендә гражданнар агымдагы елда җибәрелгән салым белешмәләрен җиңел аңлый алачак.

Ресурс аларда килеп чыгарга мөмкин булган типик сорауларга, яки тормыш ситуацияләренә: салым белдерүе нәрсәдән гыйбарәт, аны ничек алырга һәм үтәргә, узган салым чоры белән чагыштырганда физик берәмлекләрнең милкенә салым турындагы законнардагы үзгәрешләрне, салым ставкалары һәм ташламалар турындагы мәгълүматны ничек ачыкларга, алардан ничек файдаланырга, түләүгә документ алынмаган очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында һәм башка сорауларга җавап бирәчәк.

Салым белешмәләре кәгазьдә физик берәмлекләргә почта буенча заказлы хатлар белән, электрон рәвештә Русия Федераль салым хезмәте сайтының шәхси кабинетларыннан файдаланучыларга җибәреләчәк. Кирәк булса, салым түләүчеләр өстәмә хәбәр ала ала. Моның өчен физик берәмлекләргә хезмәт күрсәтүче теләсә нинди салым инспекциясенә, яки мондый хезмәт күрсәтүче КФҮ офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Документны җир кишәрлекләре, капиталь төзелеш объектлары, транспорт чаралары хуҗалары алачак. Милеккә салымны, шулай ук җиргә һәм транспортка салымнарны түләүнең иң соңгы чик срогы – 2022 елның 1 декабре.

2022 елның 2 декабреннән түләнмәгән салым суммасы автоматик рәвештә "недоимка"га әверелә, аңа көн саен Русия Үзәк банкы рефинанслау ставкасының 1/300 күләмендә пеня исәпләнә. Өстәмә мәгълүматны Русия Федераль салым хезмәтенең Бердәм контакт-үзәге телефоны: 8-800-222-2222 (шалтырату бушлай), яки Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең "кайнар линия"се телефоны буенча: (347) 226-38-00 алырга мөмкин.

Фото: zakon.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас