+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 октябрь 2022, 14:35

Төркия бизнесы белән хезмәттәшлек ныгый

Төркия компанияләренең, бизнес-берләшмәләренең һәм Төркия дәүләт хакимияте органнарының 300ләп вәкиле Башкортстан Республикасының сәүдә-икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итүдә катнашты. Чара 4 октябрьдә Истанбулда әңгәмә форматында узды.

Төркия бизнесы белән хезмәттәшлек ныгыйТөркия бизнесы белән хезмәттәшлек ныгый
Төркия бизнесы белән хезмәттәшлек ныгый
Әйтергә кирәк, Истанбулга бизнес-миссия белән Башкортстаннан 50 эшкуар килгән иде.

- Төркия - Башкортстан өчен мөһим икътисади партнер. Соңгы 30 елда төрек төзүчеләре бездә йөзләрчә миллион долларлык проектларны гамәлгә ашырды. Товар әйләнеше үсә. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул ике тапкыр артты. Ышанам ки, бүген сез безнең белән хезмәттәшлекнең яңа перспективаларын һәм юнәлешләрен табарсыз. Без сезне тугандаш Башкортстанда көтеп калабыз, анда сез табышлы бизнес ясый аласыз, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференциядә катнашучыларга.

Башкортстанның сәүдә-икътисади һәм инвестицион потенциалын тышкы икътисади багланышлар һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева тәкъдим итте.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=57493

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас