

6-7 октябрьдә башкалабыз Уфаның "ВДНХ-Экспо" күргәзмә комплексында Башкортстан Хөкүмәте, Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы, Башкортстан күргәзмәләр компаниясе ярдәме белән «Легпром-2022» җиңел сәнәгать форумы узачак.
«Легпром-2022»нең максаты - Русия базарында үзебезнең текстиль һәм җиңел сәнәгать товарларын күрсәтү һәм көндәшлекне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру, текстиль һәм җиңел сәнәгать җиһазларын һәм эшләнмәләрен җитештерүчеләр, тәэмин итүчеләр һәм заказ бирүчеләр арасында бизнес-коммуникацияләрне оптимальләштерү.
Җиңел сәнәгать казанышларын күрсәтү һәм индустриянең мөһим һәм актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен иң зур тармак конгресс-күргәзмә чарасы бер мәйданчыкта Башкортстан, Русия, якын чит илләрдән тармак вәкилләрен берләштерәчәк.
7 октябрьдә, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында, форумның төп вакыйгасы - "Заманча җиңел сәнәгать. Үсеш нокталары" пленар сессиясе узачак. Ә 6 октябрьдә форум мәйданчыгында беренче тапкыр мәктәп формасы конкурсы узачак.
Форум ачылган көнне кич, 6 октябрьдә, Башкортстан Республикасы дизайнерлары һәм җитештерүчеләре коллекцияләре күрсәтеләчәк.