+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 октябрь 2022, 16:36

Башкортстан бал җитештерүдә - беренче!

Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Русия умартачылар берлеге тармакны бергәләп үстерергә килеште.

Башкортстан бал җитештерүдә - беренче!Башкортстан бал җитештерүдә - беренче!
Башкортстан бал җитештерүдә - беренче!

Бүген, 6 октябрьдә, Мәскәү өлкәсендә "Патриот" паркында Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Русия Умартачылар берлеге үзара файдалы хезмәттәшлек нигезендә озак вакытлы партнерлык мөнәсәбәтләре турында килештеләр.

Әлеге килешүгә "Алтын көз-2022" 24нче Русия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында имза куелды. Документка Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм "Русия умартачылар берлеге" гомумрусия иҗтимагый оешмасы рәисе кул куйдылар.

- Башкортстан өчен умартачылык - үзенчәлекле юнәлеш. Республика умартачылары ел саен кимендә 5-6 мең тонна сыйфатлы бал җитештерә. Бу - илдә иң яхшы күрсәткеч, - диде Илшат Фазрахманов.

Документ нигезендә, яклар юнәлешләр буенча үзара консультация, өстәвенә үзара эш оештыру, мәгълүмати-аналитик һәм методологик ярдәм күрсәтүдә хезмәттәшлек итәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Башкортстан бал җитештерүдә - беренче!
Башкортстан бал җитештерүдә - беренче!
Башкортстан бал җитештерүдә - беренче!
Башкортстан бал җитештерүдә - беренче!
Автор:Денис Таваев
Читайте нас