Акция 2021 елда физик берәмлекләрнең милеккә салымнарын түләү буенча мәгълүмати кампания стартына багышланган. Акциянең төп максатлары: Башкортстан халкының салым белемен күтәрү, гражданнарның физик берәмлекләрнең милеккә салымнарын түләүгә салым белешмәләрен алу, шулай ук гражданнарга интерактив сервислар ярдәмендә "Физик берәмлекләр өчен шәхси кабинет" һәм Руия Федераль салым хезмәте сайтының "Салымнар һәм пошлиналар түләү", шулай ук "ФЛ салымнары" мобиль кушымтасы ярдәмендә дистанцион түләү ысуллары турында мәгълүмат бирү. Һәм болар барысы да - юл уңаенда. Өйгә яисә эшкә, кунакка яисә балалар бакчасына барган юлда чакта. Акция кысаларында мобиль салым офисы эшенең башлангыч ноктасы Уфада символик геодезик билге – "нуль километр" билгесе булачак. Нәкъ менә шул урыннан 4 октябрьдә салым түләүчеләр мөрәҗәгать итә алырлык мобиль салым офисы үз эшен башлады. Шул ук көнне брендлы микроавтобус "Башкортостан" концерт залы, Уфа Спорт сарае каршындагы мәйданда тукталачак, ә иртәгә ул "Торатау" Конгресс-холлы каршындагы мәйданда эшләячәк. Салым хезмәткәрләре мобиль салым офисына мөрәҗәгать итүчеләргә милеккә салымнарны түләүгә салым белешмәсен тапшырачак, салымнар һәм җыемнар турындагы законнар, интернет-сервислар турында хәбәр итәчәк, бюджет алдындагы бурычлар (булу-булмау) һәм башкалар турындагы мәгълүматны ачыкларга ярдәм итәчәк. Октябрь дәвамында төбәкнең салым органнарына гражданнарның телдән һәм язма мөрәҗәгатьләрен анализлап, физик берәмлекләрнең милек салымнарын түләү буенча иң күп сораулар туа торган районнарга чыгу планлаштырыла. Шулай итеп, Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре, гражданнарга 7(347) 226-38-00 "кайнар линия" телефоны буенча гына ярдәм итмичә, салым салу мәсьәләләрен хәл итү өчен урыннарга чыгарга да әзер. Фото: buhguru.com