

Республиканың Икътисади үсеш һәм инвестицияләр министрлыгында тиешле боерык имзаланды. Инвестор белән Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы белән берлектә Үсеш корпорациясе шөгыльләнә.
- Инвестор һәм профильле ведомстволарның җайга салынган эше нәтиҗәсендә проект тиздән гамәлгә ашыру стадиясенә күчәчәк. Проектка 75 миллион сум акча кертеп, инвестор юл хәрәкәтендә катнашучыларны "автостоянка", автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү мөмкинлеге, "автомойка", кафе һәм кунакханә белән тәэмин итү өчен юл буе сервисы объекты төзиячәк. Комплекста 25 яңа эш урыны булдырылачак. Алга таба без инвесторга сәүдәләшүләрсез җир кишәрлеге алу өчен документлар пакетын формалаштыруда ярдәм итәчәкбез, - диде Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте