+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 октябрь 2022, 04:49

Җиңел сәнәгать форумы үтә

Кичә Уфаның “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексында Башкортстан Хөкүмәте, Сә­нәгать, энергетика һәм инно­вацияләр министрлыгы тарафыннан Башкортстан күргәз­мәләр компаниясе ярдәме белән оештырылган “Легпром-2022” җиңел сәнә­гать форумын ачу тантанасы булды.

Җиңел сәнәгать форумы үтәҖиңел сәнәгать форумы үтә
Җиңел сәнәгать форумы үтә
“Легпром-2022”нең максаты – Русия базарында үзебезнең текстиль һәм җиңел сәнәгать товарларын күрсәтү һәм көндәшлекне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру, текстиль һәм җиңел сәнәгать җиһазларын һәм эшләнмәләрен җитештерүчеләр, тәэмин итүчеләр һәм заказ бирүчеләр арасында бизнес-коммуникацияләрне оптимальләштерү.

Җиңел сәнәгать казанышларын күрсәтү, индустриянең мөһим һәм актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен иң зур тармак конгресс-күргәзмә чарасы бер мәйданчыкта Башкортстан, Русия, якын чит илләрдән тармак вәкилләрен берләштерә.

Чараны ачу тантанасында Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Валерий Галиев катнашты.
– Бу форум җиңел сәнәгать үсеше өчен яңа этәргеч бирер, дип ышанам. Катнашучыларга яңа партнерлар табуны, яңа контрактлар төзүне һәм тәҗрибә белән уртаклашуны телим, – диде ул.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында форумның төп чарасы – “Заманча җиңел сәнәгать. Үсеш нокталары” пленар сессиясе узачак.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас