+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 Октября 2022, 06:25

Иран-Башкортстан: хезмәттәшлек киңәя

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Иран-Башкортстан: хезмәттәшлек киңәяИран-Башкортстан: хезмәттәшлек киңәя
Иран-Башкортстан: хезмәттәшлек киңәя


“Без Иранның беренче вице-президенты Мөхәммәд Мохберга очрашу өчен рәхмәтле.

Санкцияләргә карамастан, Иран икътисадын тотрыклы хәлдә тотып кына калмады, ә сыйфатлы товарлар һәм продуктлар җитештерә башлады. Сәүдә-икътисади өлкәдә партнерлык мөнәсәбәтләре турында сөйләгәндә, безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне стратегик партнерлык дәрәҗәсенә күтәрәчәк яңа дәүләтара килешү әзерләү тәмамлана. Бу хакта иранлылар белән очрашуда Русия Хөкүмәте Рәисе сөйләде.

Республикабызга килгәндә, Башкортстан белән Иран арасында товар әйләнеше бик тиз үсә: 2021 елда ул 6,7 тапкырга арткан. Бу - бик зур сикереш! Без Иранга авыл хуҗалыгы продукциясе, бөртекле культуралар, май озатабыз, алар экспортның 90 процентын тәшкил итә. Шулай ук нефть химиясе һәм агач материаллары экспортлыйбыз.

Башкортстанга Ираннан целлюлоза-кәгазь продукциясе, картон, нефть химиясе продукциясе сатыла. Импорт та үсә: 2021 елда ул 2,5 тапкырга арткан.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров 2023-24 елларга Башкортстан белән Иран арасында товар әйләнешен арттыру мәсьәләсен куйды. Бу елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча без, узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, 60 процентка диярлек үсеш күрәбез - темплар начар түгел.

Безнең гражданнар бер-берсенә бик дустанә мөнәсәбәттә, эшләргә һәм хезмәттәшлек итәргә телиләр. Туристлык агымнарын арттыру өчен мин Иран һәм Башкортстан һәм Русияненең зур потенциалга ия башка төбәкләре арасында туры рейслар булдырырга тәкъдим иттем. Иранның Русиядәге Илчесе Җәләли берничә шәһәргә, шул исәптән Уфага рейслар җибәрелүе турында игълан итте. Бу чара туристлар агымын сизелерлек яхшыртачак һәм бизнеска уңай йогынты ясаячак һәм, димәк, товар әйләнеше үсәчәк.

Бүген Русиягә Көнбатыш басымына бәйле булмаган, яхшы производстволы, безгә кирәкле яңа технологияләр эшли һәм кертә торган партнерлар кирәк. Бик дөрес, без эшне алдан ук башлап җибәрдек, һәм бүген инде бу хезмәттәшлекнең җимешләрен күрә алабыз. Иран кунакларын декабрьдә Халыкара бизнес атнасына көтәбез!” – дип яза Андрей Назаров.

Фото: vk.com/agnazarov

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас