

Башкортстанда "Транснефть фәнни-тикшеренү институты" Уфа филиалының торбаүткәргеч транспортының фәнни-техник үзәге эшли башлады.
Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә пост урнаштырган.
- Асылда, республика торбаүткәргечләр тармагын үстерү өчен көчле синергетик эффект бирәчәк яңа кластер алды. Үзәктә фәнни тикшеренүләр һәм сынаулар үткәреләчәк, тармакның катлаулы техник бурычлары хәл ителәчәк. Ахыр чиктә, бу сыгылмалы булырга һәм үзебездәге җитештерүне үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу - республикабыз омтылган технологик суверенлык, - дип билгеләде Радий Хәбиров.
Яңа фәнни-техник үзәктә уникаль заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән 13 бүлекчә булдырылган. Хезмәткәрләр арасында иң югары квалификацияле 12 фән кандидаты һәм 4 фән докторы бар.