

Ел саен салым органнары алдагы салым чорына күчемле һәм күчемсез милек хуҗаларына физик берәмлекләр милкенә, җир һәм транспорт салымнарын исәплиләр һәм гражданнарга аларны түләү өчен салым хәбәрнамәләрен җибәрәләр.
Быел Башкортстанның салым органнары 2021 ел өчен милек салымнарын исәпләп чыгарган, аларны 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Физик берәмлекләрнең милеккә салымнарын исәпләү салым органнары тарафыннан теркәүче органнар тапшырган милек объектлары турындагы белешмәләр нигезендә, салым түләүчеләр үз вакытында белдергән барлык ташламаларны, шулай ук торак объектларга һәм җир кишәрлекләренә карата салым салмый торган вычетларны исәпкә алып, исәпләнде.
Милек хуҗасы балигъ булмаган бала булса, милек салымын кем түләргә тиеш? Физик берәмлекләр милкенә салым түләүчеләр булып, яшенә карамастан, салым салу объекты дип танылган милекчеләр таныла. Милек ияләре балигъ булмаган балалар булса, балигъ булмаган балалар милкендәге милеккә карата салым түләү бурычын аларның ата-аналары (законлы вәкилләре, уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) башкара.
Фото: pontificburo.ru