+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 октябрь 2022, 16:59

"Легпром-2022" форумы ничек үтте?

Башкортстан Хөкүмәтендә төбәкнең җиңел сәнәгать үсеше турында фикер алыштылар.

"Легпром-2022" форумы ничек үтте?"Легпром-2022" форумы ничек үтте?
"Легпром-2022" форумы ничек үтте?

6-7 октябрьдә башкалабыз Уфада оештырылган "Легпром-2022" җиңел сәнәгать форумында Башкортстанның 30дан артык предприятиесе катнашты. "Легпром-2022"ның нәтиҗәләре һәм тармак үсеше турында сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры итеп Александр Шельдяев Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сөйләде.

Экспонентлар арасында - Русиянең, Үзбәкстанның һәм Кытайның 60тан артык компаниясе булды. Предприятиеләр тарафыннан күргәзмәдә балалар һәм өлкәннәр өчен киемнәр, спорт һәм мәктәп формалары, сәнәгать предприятиеләре өчен киемнәр тәкъдим ителде. Форум күргәзмәсендә 5 меңнән артык катнашучы булды.

Форумның төп чарасы "Хәзерге заман шартларында җиңел сәнәгать. Үсеш нокталары" темасына зур утырыш Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, төбәк министрлыклары, ассоциацияләр, чит ил белгечләре катнашлыгында узды.

- Без бу тармакны актив үстерәбез. Базар конъюнктурасы бүген урындагы җитештерүчеләрне алга сөрүгә ярдәм итә, - дип билгеләде Радий Хәбиров.

Форум кысаларында кооперацияне үстерү, этнотрадицияләрне гамәлгә кертү, локаль җитештерү, мода һәм дизайн, җиңел сәнәгать өлкәсендә эшләүче һәм булачак эшкуарлар өчен маркетплейслар буенча дистәдән артык панель секцияләре узды.

Башкортстан территориясендә җиңел сәнәгать өлкәсендә барлыгы 300дән артык эшкуар һәм предприятиеләр эшли. 2022 елның сигез аенда тармак 9,2 миллиард сумлык продукция җитештергән. Бу былтыргы дәрәҗәдән 1,7 миллиард сумга артыграк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас