Бизнес-тәкъдимдәге исәпләүләргә ярашлы, проект бюджеты 151,4 млн. сум тәшкил итәчәк. Предприятиедә 17 яңа эш урыны булдырырга кирәк булачак. Бу хакта республика Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бизнес-тәкъдим Ишембай районында тормышка ашырылачак. Монда инвестор шәхси гигиена продуктлары җитештерү өчен берничә линия, шулай ук склад һәм административ корылмалар урнаштыра алачак. Аңа тәкъдим ителгән кейста предприятиедә эшкә җәлеп ителергә мөмкин булган хезмәт ресурслары турында да мәгълүмат бар.
Инвестор «Алга» махсус икътисади зонасы резидентлары өчен гамәлдәге преференцияләрдән, шулай ук Сәнәгать үсеше фонды һәм Төбәк лизинг компаниясе тәкъдимнәреннән файдалана алачак. Шул рәвешле, яңа производство Русия базарыннан киткәннән соң буш торган урынны били һәм импортны алмаштыруны үстерү кысаларында эшли алачак.