+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 октябрь 2022, 14:54

Ульяновск белән хезмәттәшлек ныгый

Андрей Назаров белән Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских төбәкләр арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча сөйләште.

Ульяновск белән хезмәттәшлек ныгыйУльяновск белән хезмәттәшлек ныгый
Ульяновск белән хезмәттәшлек ныгый

12 октябрьдә Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук ике төбәк предприятиеләре вәкилләре катнашлыгында киңәйтелгән утырыш үткәрде.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстан Ульяновск өлкәсе белән фән-техника, сәүдә-икътисад, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек алып бара.

- Башкортстан, гадәттәгечә, Ульяновск өлкәсенә ягулык һәм азык-төлек төяп озата. Ульяновскидан машина төзү, буяу һәм трикотаж продукциясе кертелә. Шуңа күрә без ике төбәк арасындагы хезмәттәшлекне максималь рәвештә киңәйтү яклы. Башкортстан - икътисади үсештә алга киткән субъектларның берсе. Күрсәткечләр буенча республика тотрыклы рәвештә илнең эчке тулай продуктының яртысыннан күбрәген формалаштыручы төбәкләр унлыгына керә. Соңгы өч елда икътисадка инвестиция кертемнәре 30 процентка артты. Шул ук вакытта Русия буенча тулаем алганда бу күрсәткеч 9,4 процентка гына артты, - диде Андрей Назаров.

Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских ассызыклаганча, яңа чынбарлык шартларында төбәкләр арасында тыгыз, үзара файдалы хезмәттәшлек - тотрыклы үсеш факторына әверелә.

- Башкортстан Республикасына без зур делегация белән килдек. Ульяновск өлкәсенең 15 эре сәнәгать предприятиесе республика предприятиеләре белән хезмәттәшлекне җайга салу теләген белдерде, - диде Алексей Русских.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас