

12 октябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских белән очрашты. Чарада төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту һәм перспективалы уртак проектларны гамәлгә ашыру хакында сүз барды.
Радий Хәбиров Республика көне уңаеннан оештырылган чараларда катнашкан Ульяновск өлкәсе делегациясенә рәхмәт белдерде. Делегация вәкилләре шулай ук Уфа һәм Стәрлетамакның кайбер сәнәгать предприятиеләрендә булды.
- Ульяновск өлкәсе - республикабызның үзенчәлекле һәм мөһим партнеры. Ике төбәк арасында төрле тармакларда хезмәттәшлек алып барыла. Әлбәттә, киләчәктә дә шул хезмәттәшләкне дәвам итәрбез, дип ышанам, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы Ульяновск өлкәсенең махсус икътисади зоналарындагы эшнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде. Ә Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских республика делегациясен Ульяновск өлкәсенә бизнес-миссия белән килергә чакырды.
Фото: glavarb.ru