+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 октябрь 2022, 06:05

"Башнефтегеофизика"га - 90 ел!

Бүген республикабызның сәнәгать флагманнарының берсе булган «Башнефтегеофизика» коллективы оешуга 90 ел.

"Башнефтегеофизика"га - 90 ел!"Башнефтегеофизика"га - 90 ел!
"Башнефтегеофизика"га - 90 ел!
"Предприятие тарихы 1932 елдан, республикада беренче Башкортстан нефте ачылганнан алып исәпләнә. Бу вакыйга Башкортстанның индустриаль үсешенә нигез салды.

Үз эшләренә бирелгән талантлы геофизикларның күп буыннары безнең республикада яңа ятмаларны эзләү һәм ачуны тәэмин итте. Алар ярдәмендә Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстан «Икенче Баку» булды. Сугыштан соңгы авыр чорда предприятие төбәкнең нефть-газ тармагы үсешенә зур өлеш кертте.

Бүген җиде мең белгеч хезмәт куя торган "Башнефтегеофизика" – дөньяның эре нефть һәм газ чыгару компанияләренең ышанычлы партнеры. Катлаулы шартларда предприятие актив үсешен дәвам итә, производствога яңа геофизик тикшеренүләр алымнарын эшләп кертә. "Башнефтегеофизика" коллективы бөтен ил буенча – Идел-Урал төбәгендә, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себердә, Якутиядә, Тимано-Печорада, Таймыр һәм Ямалда, Заполярьеда катлаулы проектлар башкара.

Авыр хезмәтләре, осталыклары һәм җаваплылыклары өчен ветераннарга, компания җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм! «Башнефтегеофизика» коллективына иминлек һәм билгеләнгән планнарны тормышка ашыруда уңышлар телим!" - дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас