+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 октябрь 2022, 15:53

275 мең тонна шикәр!

Башкортстан Хөкүмәтендә Раевка шикәр заводын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

275 мең тонна шикәр!275 мең тонна шикәр!
275 мең тонна шикәр!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уздырган оператив киңәшмәдә Раевка шикәр заводын үстерү перспективалары хакында сүз булды.

Раевка шикәр заводы директоры Сергей Байгуҗин хәбәр иткәнчә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча предприятиенең кереме якынча 2 миллиард сум тәшкил иткән, бу 2020 ел дәрәҗәсеннән 1,4 тапкыр артык. Ә җитештерү технологияләренә кертелгән инвестицияләр предприятие куәтен 1,5 мәртәбә арттырырга һәм чөгендерне эшкәртү күләмен тәүлеккә 3 мең тоннадан 4,5 мең тоннага кадәр җиткерергә мөмкинлек биргән.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, быел республиканың барлык шикәр заводлары 275 мең тонна шикәр җитештерәчәк.

— Шикәр - иң мөһим продукт. Республикада һәрвакыт аның запасы булырга тиеш. Шулай ук заманча технологияләрне исәпкә алып, шикәр җитештерүне модернизацияләү программасын эшләргә мөмкин. Республика яңа инвестпроектларга ярдәм күрсәтергә әзер, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы Раевка шикәр заводы коллективына рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас