+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 октябрь 2022, 17:07

"Белоруссия белән хезмәттәшлек - мөһим юнәлеш"

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Белоруссия белән хезмәттәшлекне үстерү буенча юл картасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

"Белоруссия белән хезмәттәшлек - мөһим юнәлеш""Белоруссия белән хезмәттәшлек - мөһим юнәлеш"
"Белоруссия белән хезмәттәшлек - мөһим юнәлеш"

Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр иткәнчә, ике яклы хезмәттәшлек чаралары планында - 70тән артык юнәлеш һәм проект. Башкортстан Башлыгы кушуы буенча Икътисади үсеш министрлыгы бу документны актуальләштерде, аңа үзара хезмәттәшлекнең яңа өлкәләрен өстәде. Сүз автозаправка станцияләрен төзү, проектлау һәм әзерләү, Белоруссиягә Башкортстан продуктларын озату өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү турында бара.

Гомель өлкәсе делегациясенең республикага визиты "Витцеман" һәм "СалаватГидравлика" компанияләре белән хезмәттәшлек үсешенә этәргеч бирде. Башкортстан территориясендә сәүдә өлкәсендә "Белоруссия товарлары" кибетләре челтәрен үстерергә ниятлиләр. Моннан тыш, узган атнада Белоруссия партнерлары белән 2023 елда Башкортстаннан "Лайнер" предприятиесе җитештергән 4 мең тонна махсус торбаларны экспортлауга килешү төзегәннәр.

- Белоруссия белән сәнәгать кооперациясе өлкәсендә уртак эре проект – авыл хуҗалыгы техникасы һәм коммуналь җиһазлар чыгару буенча "АМКОДОР" компаниясе заводын төзү. Шулай ук Башкортстанда белорус автогиганты "МАЗ" җитештерүен локальләштерү, "Гомсельмаш" компаниясе комбайннарын һәм Минск трактор заводының чылбырлы тракторларын җыю турында килешенде, - дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов.

Белоруссия белән хезмәттәшлекнең беренче нәтиҗәләрен 2023 елның җәендә Уфада узачак Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумында карарга планлаштыралар.

- Белоруссия белән хезмәттәшлек - безнең эшнең мөһим юнәлеше. Исегезгә төшерәбез, 2021 ел ахырында Белоруссиянең Президенты Александр Григорьевич Лукашенко белән очрашуда безнең товар әйләнешен 1 миллиард долларга кадәр арттыру бурычы турында фикер алышынды. Бу максатка бергә барырга кирәк, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас