Узган атнада Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм Белоруссиянең Гомель өлкәсе Башкарма комитеты рәисе Иван Крупко катнашлыгында киңәйтелгән утырыш үтте. Чарада, шулай ук, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, ике республика предприятиеләре вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә халыкара хезмәттәшлекне ныгыту һәм арытаба берлектәге проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Андрей Назаров билгеләвенчә, санкцияләр басымына карамастан, төбәкләр хезмәттәшлек итә һәм үзара файдалы бәйләнеш нокталарын эзли, икътисади партнерлыкны ныгыта. Ул, шулай ук, Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченконың сентябрь аендагы сәфәренең ике яклы хезмәттәшлекне үстерүдә мөһим башлангычлар белән бил-геләнүен ассызыклады.
– Без Беларусь-Башкортстан хезмәттәшлегенә системалы юнәлеш бирдек һәм аны агымдагы елның мартында расланган “юл картасы” кысаларында гамәлгә ашырабыз. Әйтик, Беларусь машина төзүчеләре – Минск трактор заводы, “Гомсельмаш” һәм “Запагромаш” белән авыл хуҗалыгы техникасын җыю производствосын оештыру мөмкинлеген тикшерүне дәвам итәбез, – диде Андрей Назаров. – Фән-мәгариф өлкәсендә бәйләнешләр урнаштырабыз. Берлектәге фәнни проектларны гамәлгә ашыру максатында Башкорт дәүләт аграр университеты һәм Гомель өлкәсе авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясе арасында килешү төзелде.
Белоруссиянең Гомель өлкәсе Башкарма комитеты рәисе Иван Крупко ассызыклавынча, Гомель өлкәсе өчен Русия Федерациясе икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә нәтиҗәле хезмәттәшлек алып баручы төп партнер булып тора.
– Гомель өлкәсенең һәм Башкортстанның икътисади хезмәттәшлеге дә нәтиҗәле үсешә. Сигез айда товар әйләнеше 1,8 миллиард сумнан артып киткән. Бу – 170 процент үсеш, дигән сүз. Шулай да экспорт һәм импорт күләмен янә берничә тапкыр арттыру мөмкинлеге бар. Без моңа ирешү өчен мөмкинлекләрне анализлыйбыз, – диде Иван Крупко.
Ике өлкә арасында хезмәттәшлек перспективалары турында доклад белән беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов чыгыш ясады.
Арытаба утырышта Башкортстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан яңа техника һәм җиһазлар сатып алу турында доклад белән вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов чыгыш ясады.
Утырышны дәвам итеп, Андрей Назаров геосәяси конъюнктура шартларында конструктив хезмәттәшлекне үстерү һәм Башкортстан белән Гомель өлкәсе арасында хезмәттәшлекне ныгытуның мөһим булуын ассызыклады.
Хөкүмәт җитәкчесе Беларусьның Башкортстан өчен мөһим партнер булуын билгеләп, республиканың үзара файдалы мөнәсәбәтләрне үстерүне мөһим максат итеп куюын белдерде.
– Бүгенге килешүләр саны безнең өметләрне аклады. Сәфәр кысаларында республикалар предприятиеләре арасында 1,3 миллиард сумлык килешүләргә кул куелды. Без, шулай ук, төзелеш өлкәсендә эшләү, Гомель өлкәсенә сода озату һәм республикаларның аерым икътисади зоналары резидентлары белән алмашу өчен яңа юнәлешләр билгеләдек, – диде Андрей Назаров.
Беларусь делегациясенең рәсми сәфәре кысаларында Башкортстанның Үсеш корпорациясе белән “Гомель-Ратон” ирекле икътисади зона хакимияте арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Меморандумның максаты – инвестицияләр җәлеп итү өчен озайлы, үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү.
– Беларусь Республикасыннан коллегаларыбыз белән Меморандумга кул кую – эшлекле элемтәләрне үстерүгә, республикаларның уңай инвестицион мохитен саклауга һәм өстенлекле зоналар эшчәнлегенә яңа халыкара тәҗрибәләрне кертүгә юнәлтелгән мөһим адым. Эш барышында без уртак эшчәнлек механизмнарын һәм программаларын эшләргә һәм гамәлгә ашырырга ниятлибез. Без “Алга” аерым икътисади зонасына идарә итү тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәм аның мәйданчыкларына инвесторлар җәлеп итәргә әзер, – диде Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.
Шул ук көнне Башкортстан аграрийларын сезонлы кыр эшләрен үткәрү өчен кирәк булган авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүгә юнәлтелгән килешү төзелде. Документка Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм Белоруссиянең “Гомсельмаш” холдингы генеральный директорының беренче урынбасары Виктор Славашевич кул куйдылар.
– Башкортстан агросәнәгать комплексының техник паркын актив рәвештә яңартырга планлаштырабыз, – диде Илшат Фазрахманов. – Безгә ашлык һәм мал азыгы җыю комбайннары, заманча терлекчелек җиһазлары кирәк. Бу мәсьәләдә без Беларусь Республикасын төп стратегик партнерыбыз, дип саныйбыз.
Килешү 2023 елның декабренә кадәр республика территориясендә гамәлдә булган уртак производстволар нигезендә җыю өчен 40 берәмлек “КЗС-10К”, “КЗС-3219КР” комбайннары комплекты белән тәэмин итү мөмкинлеген гарантияли. Шул ук вакытта аларга өстәмә 10 процент ташлама биреләчәк. Шулай ук завод 60 берәмлеккә кадәр тулы комплектлы “КЗС-1218” ашлык комбайннарын, “К-Г-6”, “КСК-600” һәм “КВК-800” мал азыгы хәзерләү комбайннарын китерәчәк. Бу агрегатларга 5 процентка кадәр өстәмә ташлама биреләчәк.
Шулай ук “Гомельагрокомплект” предприятиесе Башкортстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә сөт терлекчелеге җиһазлары өчен 5 процент ташлама бирәчәк.
– Республикада эре сөт комплекслары саны арта, бу юнәлештә эшне дәвам итәргә планлаштырабыз, – диде Илшат Фазрахманов. – Бүген колачлы санкцияләр шартларында безгә терлекчелек җиһазлары белән тәэмин итүдә ышанычлы партнерлар кирәк, алар белән без озайлы һәм үзара файдалы хезмәттәшлеккә исәп тота алабыз.
Килешү шартлары буенча Беларусь предприятиесе, шулай ук, рәсми дилер – “БашАгроСервис” җәмгыяте нигезендә килешенгән номенклатура буенча сөт терлекчелеге өчен җиһазлар җыю производствосын оештырырга планлаштыра.