

Республика Хөкүмәте мәгълүматларыннан күренүенчә, 2024 елга кадәр автомобильләргә газ тутыру компрессор станцияләренең (АГНКС) заманча челтәре төзеләчәк. Киләчәктә метанда (табигый газ) эшләүче техника паркын планлы рәвештә арттыра бару күздә тотыла.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән чираттагы “Инвестиция сәгате” киңәшмәсендә шундый станцияләр санын арттыруга юнәлтелгән проекларның берсе каралды. Проектка салыначак инвестицияләрнең гомум күләме 1,4 миллиард сумга бәяләнә. Бу хакта “Уралком” компаниясе вәкиле Михаил Леонов хәбәр итте. “Уралком” предприятиесе эшчәнлегендә су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм газ белән тәэмин итү өчен инженерлык коммуникацияләре төзү төп урынны алып тора. Компания тарафыннан барлыгы 13 АГНКС төзү карала, 90 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.
“Корпоратив һәм шәхси транспортның газ ягулыгы куллануына күпләп күчүе өчен тиешле заправкалау инфраструктурасын булдыру мөһим. Шуңа күрә без мондый инвестпроектларга ярдәм итәргә әзер”, — диде Радий Хәбиров.Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, инвестор чыгымнарның бер өлешен кайтару рәвешендә ярдәм алачак. Республикада мондый объектлар төзелешенә киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга юридик берәмлекләргә һәм малтабарларга субсидияләр бирелә. Быел бу чарага Башкортстан бюджетында 360 миллион сум каралган, бу исә транспортны табигый газ белән заправкалау өчен 10 станция төзүгә ярдәм итәчәк. Шушы максатларга республикага федераль казнадан да 302,4 миллион сум җибәрелгән.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, үткән ел нәтиҗәләре буенча, Башкортстан газ-мотор ягулыгы базарын үстерү дәрәҗәсе буенча Русия төбәкләре арасында лидерлар рәтенә керде. “Бу — бик уңай факт. Бер ел эчендә без берьюлы җиде баскычка югары сикердек — 2020 елда 10нчы урында идек. АГНКСлар саны буенча без Ростов өлкәсе белән беренче урынны бүлешәбез. Без газ балоннары җиһазлары һәм сыекландырылган табигый газ җитештерү өчен ике яңа завод төзибез. Әмма газ ягулыгына күчү буенча колачлы проектның икенче өлешендә, атап әйткәндә, автотранспортны тиешле двигательләр белән җиһазлауда, минемчә, әлегә тиешле динамика юк. Без Үзбәкстанда бизнес миссиясе белән булганда мин бензин заправкаларының аз булуын күрдем, аның каравы, 500дән артык АГНКС эшли. Алар бензиннан газга күптән күчкән. Ә газда йөрү икеләтә отышлы: экологик яктан да, экономия ягыннан да. Без алардан үрнәк алырга тиеш”, — диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы Хөкүмәт Премьер-министрына бу өлкәдә уңай тәҗрибә уртаклаша алырлык муниципалитет башлыкларын һәм “артта калучы” шәһәр һәм район башлыкларын тыңларга, ә Сәнәгать һәм инвестиция сәясәте министрлыгына эре бизнес белән активрак эшләргә кушты.
Хәбәр ителүенчә, республика юлларында автотранспортка газ салу станцияләре челтәрен үстерү мәсьәләсе Петербург халыкара икътисади форумында да тикшерелгән иде. ПМЭФ-2022 кысаларында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Газпром газомоторное топливо” җәмгыятенең генеральный директоры вазыйфасын башкаручы Денис Корниенко белән очрашты. Эш киңәшмәсендә Башкортстан Республикасы территориясендә автомобильгә газ тутыру станцияләрен төзү буенча планлаштырылган инвестиция проектлары санын арттыру мәсьәләләре каралды.
Башкортстан җитәкчелеге белән сөйләшүләр барышында “Газпром газомоторное топливо” компаниясе агымдагы елда Уфа районында М-5 трассасында ике АГНКС төзергә ниятләвен һәм 2023 елда объектлар санын янә арттырырга әзер булуын белдерде.
— Республикадагы 41 АГНКСның 16сы — шәхси инвестор станцияләре, 9ы “Газпром трансгаз Уфа”ныкы һәм 16сы “Газпром газомоторное топливо” җәмгыятенеке. Без яңа станцияләр төзергә телибез, һәм “Газпром газомоторное топливо”га Башкортстанда заправкалар санын ел саен арттыра барырга тәкъдим итәбез, — диде республика Хөкүмәте Премьер-министры.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.