+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 октябрь 2022, 16:41

Иран белән хезмәттәшлек ныгый

Республика сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Иран Ислам Республикасына эш сәфәре кысаларында хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Иран белән хезмәттәшлек ныгыйИран белән хезмәттәшлек ныгый
Иран белән хезмәттәшлек ныгый

16 октябрьдән алып республика сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе эш сәфәре кысаларында Иран Ислам Республикасында эшли. Сөйләшүләр барышында үзара продукция алмашу, шул исәптән он һәм макарон эшләнмәләре экспорты һәм киптерелгән җиләк-җимеш, чикләвек, яшелчә импорты турында килешүгә ирешелде.

Республиканың он һәм макарон эшләнмәләре җитештерүче предприятиеләренең берсе Иранга ай саен 6000 тонна күләмендә продукция озату турында килеште. Шулай ук Ираннан Башкортстанның эре күпләп сату базарларына киптерелгән җиләк-җимеш һәм чикләвекләр кайтарылып торачак.

- Тегеран сәүдә палатасындагы чарада республика эшкуарлары тарафыннан компанияләр тәкъдир ителде, җитештерелә торган продукция турында сүз алып барылды. Гомумән алганда, эш сәфәре кысаларында Башкортстан делегациясе йөздән артык Иран компаниясе вәкилләре белән очрашты, - дип уртаклашты Алексей Гусев.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас