Узган атнада «Иң яхшы муниципаль практика» конкурсына йомгак ясалды. Безнең өч муниципалитет җиңүче дип табылды. Болар - Салават, Зилаер һәм Краснокама районнары авыл биләмәләре. Алар киләчәк үсеш өчен 18әр миллион сум акча алачак. Бу яхшы нәтиҗә, әмма өстәмә федераль финанслауны җәлеп итү буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Русия Хөкүмәте тарафыннан халык кәсепчелеге предприятиеләре өчен субсидияләр куллану мөмкинлеген киңәйтү турында карар кабул ителде. Хәзер алар бүленгән акчаны үзләренең онлайн кибетләрен яңарту, интернет-реклама урнаштыру, күргәзмә мәйданнарын киңәйтү өчен куллана алачак. Эшкуарлык һәм туризм министрлыгына республика профильле предприятиеләре белән әлеге федераль ярдәм чарасын куллану мөмкинлеген карарга кирәк.
«АПК продукциясен экспортлау» федераль проекты кысаларында Русия төбәкләре майлы культуралар җитештерүне стимуллаштыру өчен өстәмә 4,8 млрд. сум алачак. Республика өчен 14,5 млн сум каралган. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан федераль акчаларны тулысынча һәм вакытында үзләштерүне контрольдә тоту зарур.
Аз керемле һәм күпбалалы гаиләләргә айлык түләүләргә 35 млрд. сумнан артык акча юнәлтеләчәк. Шул ук вакытта безнең республикага 284 млн. сумнан артык акча керәчәк. Әлеге акчалар аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балаларга айлык түләүләр өчен каралган. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына бу финанс ярдәмне вакытында җиткерүне тәэмин итү йөкләтелде.
Узган атнада Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин өлешчә мобилизация шартларында Русия икътисады эшчәнлеген тәэмин итү буенча беренчел чаралар планын раслады. Бу документта эшкуарларга ярдәм итү өчен эшләнгән һәм, гомумән алганда, икътисадның тотрыклы үсешенә юнәлтелгән чаралар бар. Төп карар – мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган эшкуарлар бизнес милекчеләре булып кала алачак. Бу яңалыкларны гамәлгә кертү өчен якын арада тиешле федераль закон кабул ителәчәк.
Моннан тыш, мондый эшкуарларга ялланган хезмәткәрләргә ярдәм итү күздә тотыла. Әгәр җитәкче - бердәнбер бизнес милекчесе - хәрби хезмәткә бәйле рәвештә үз эшчәнлеген туктатса, аның хезмәткәрләре башка эш бирүчегә урнаша алачак. Тиешле нормалар шулай ук үсеш процессында.
Мобилизацияләнгән эшкуарлар өчен салым һәм страховка взнослары түләү сроклары озайтылачак. Салым декларацияләрен мәҗбүри тапшыру вакыты күчерелә. Кредит каникуллары мобилизациянең бөтен срогы һәм аны тәмамлаганнан соң 30 көн эчендә кертелә. Дәүләт милкендәге объектларны арендага алган өчен аренда түләүләре буенча кичектереп тору карала.
Әгәр предприятие аны мобилизацияләүгә бәйле рәвештә үти алмаса, яклар карары буенча дәүләт контракты шартларын үзгәртү турында норма кертелә. Граждан мобилизация буенча хәрби хезмәт үткән чорда хезмәт стажын исәпләүнең ташламалы шартлары саклана.