+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 октябрь 2022, 06:20

“Уфанефтехим” илдә иң технологик предприятиеләрнең берсе

“Роснефть” төркеменә керүче “Башнефть-Уфанефтехим” нефть эшкәртү заводы җитештерү эшчәнлеге башлануның 65 еллыгын билгели.

“Уфанефтехим” илдә иң технологик предприятиеләрнең берсе“Уфанефтехим” илдә иң технологик предприятиеләрнең берсе
“Уфанефтехим” илдә иң технологик предприятиеләрнең берсе

1957 елда Уфада Черниковка нефть эшкәртү заводының (хәзер – ”Уфа­нефтехим”) беренче технологик корылмаларын файдалануга тапшыру белән нефть эшкәртү һәм нефть химиясе предприя­тиеләренең куәтле җитештерү комплексын формалаштыру төгәлләнә. Аңа хәзерге вакытта “Башнефть”нең өч җитештерү мәйданы – “Башнефть-Уфанефтехим”, “Башнефть-УНПЗ” һәм “Башнефть-Новойл” нефть химиясе заводлары, шулай ук, “Уфаоргсинтез” нефть химиясе заводы керә.

Бүгенге көндә “Башнефть-Уфанефтехим” “Евро-5” стандартындагы мотор ягулыгын, нефть коксын, элементар күкерт җитештерүче, шулай ук, ароматик углеводородлар җитештерү буенча Русиядә иң эре предприятие­ләрнең берсе булып тора. Ул Уфа төркеменең барлык заводларыннан турыдан-туры алына торган бензин фракциясен эшкәртә һәм бензол, параксилол, ортоксилол һәм толуол чыгара, гомумән, якынча 60 исемдә продукция җи­тештерә.
Тарихка күз салыйк. “Уфанефтехим” ягулык-майлау материаллары-нефть химиясе заводы буларак төзелә. 1940 елларда нефтьне эшкәртү яңа алым таләп итә, заманча завод төзүгә ихтыяҗ арта. Яңа Уфа нефть эшкәртү заводын файдалануга тапшырганнан соң өч ел узгач, 1954 елда Уфа төрке­менең өченче нефть эшкәртү заводын төзү башлана, анда нефть эшкәртүне тирәнәйтүгә һәм нефть химиясе продукциясен җитештерүгә басым ясала. 1957 елның 6 ноябре кичендә “Уфанефтехим”ның АВТ-ЭЛОУ нефтьне әзерләү һәм беренчел эшкәртү корылмаларында тәүге продукция: бензин, дизель ягулыгы, мазут алына.
“Уфанефтехим” югары күкертле Көнбатыш Себер һәм Башкортстан нефтен эшкәртүдә махсуслаша.
Әйткәндәй, “Уфанефтехим” – Русия­дә иң технологик нефть эшкәртү завод­ларының берсе. Үз вакытында завод тәҗрибә-эксперименталь база була, анда яңа процесслар һәм техноло­гияләр барлыкка килә.
Заводта Башкортстан һәм ил өчен уникаль объектлар урнашкан. Мәсәлән, Европада иң куәтле биологик чистарту корылмалары, акрынайтылган кокслау җайланмасы, “НК “Роснефть” заводла­ры арасында хуш исле (ароматик) углеводородлар җитештерү шундыйлардан.
“Башнефть-Уфанефтехим”, “Башнефть-Новойл” җитештерү мәйданчык­лары рәтендәге “Башнефть-УНПЗ” бердәм нефть эшкәртү заводлары сос­тавына керә. Барлык предприятиеләр дә бер-берсенә якын урнашкан һәм бердәм технологик комплекс булып эшлиләр.
Заводлар арасында җитештерү кооперациясенең югары дәрәҗәсе, максималь икътисади нәтиҗәле эшкәртү схемасы республикага Русиянең нефть эшкәртү флагманы булырга мөмкинлек бирә. “Башнефть” нефть эшкәртү комплексы “Евро-5” һәм “Евро-6” экологик стандартларының югары сыйфатлы ягулыгын, шулай ук АИ-100 югары октанлы бензинны үз технологияләре буенча чыгара.
Гамәлгә ашыру стадиясендәге заманча проектлар арасында гидрокрекинг җайланмасын эшләтеп җибәрү “Башнефть” өчен зур әһәмияткә ия. Бу иң заманча процессларның берсе. Гидрокрекинг дизель ягулыгы җитештерүгә юнәлтелгән, ягъни ул “Евро-5” экология классындагы дизель ягулыгы җитеш­терүне арттыру исәбенә “тонык” ягулык чыгаруны арттырырга мөмкинлек бирә. “Уфанефтехим” заводында яңартылган җайланманы эшләтеп җибәрү, юлларда автомобильләр саны ел саен арта баруын исәпкә алып, республика икътисадын автомобиль секторы өчен сыйфатлы дизель ягулыгы белән тәэмин итүдә ихтимал дефицитка юл куймаска мөмкинлек бирәчәк.
Бүген “Уфанефтехим” нефть һәм нефть продуктларын тирәнтен эшкәр­түдә төп рольне уйный, ул “Роснефть” заводлары арасында бердәнбер комплекс булып тора. Предприятиедә алтмыштан артык төр продукция чыгарыла, алар зур ихтыяҗ белән файдалана. Нефть эшкәртү тирәнлеге 96 процентка җитә.

Лилия ГАЛИНА.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас