+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 октябрь 2022, 09:33

Яңа юл яңа мөмкинлекләр ача

Бүген, 18 октябрьдә, федераль юлчылар тарафыннан республиканың Туймазы районы Кандра торак пункты янындагы М-5 «Урал» автомобиль юлының яңа участогы файдалануга тапшырылды.

Яңа юл яңа мөмкинлекләр ачаЯңа юл яңа мөмкинлекләр ача
Яңа юл яңа мөмкинлекләр ача

Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров катнашты.

Премьер-министр трасса ачылу белән котлады һәм аның республиканың инфраструктура үсеше өчен бик әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

- Без ачкан участок ике полосадан алты полосага кадәр киңәйтелде. Аның үткәрү сәләте тәүлегенә 14 мең берәмлектән 43 меңгә кадәр арткан. Төрле дәрәҗәдәге транспорт чишелешен төзү искиткеч инженерлык карары булды. Хәзер түбән ярус буйлап үтеп керү Кандра һәм Сәйрән торак пунктларында яшәүчеләр өчен сыйфатлы автомобиль юллары белән тәэмин ителәчәк. «Өске»се буенча бернинди кыенлыкларсыз Мәскәү һәм Чиләбегә транзит транспорты барачак. Бу агымнарны бүлү, һичшиксез, автомобиль юллары хәвефсезлегенә дә, транспорт тизлегенә дә уңай йогынты ясаячак, - диде Андрей Назаров.

Хөкүмәт җитәкчесе инженерлык коммуникацияләрен төзекләндерү буенча зур эш башкарылды, дип өстәде.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас