+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 Октября 2022, 09:25

Җир кирәк булса, аукционда катнаш!

Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы республиканың дәүләт милкендәге өч катлы кирпеч административ бинаны һәм җирне сату буенча электрон сәүдә игълан итте.

Җир кирәк булса, аукционда катнаш!Җир кирәк булса, аукционда катнаш!
Җир кирәк булса, аукционда катнаш!

- Эшкуарлар бизнес өчен мәйданнар таба алсын өчен без аларга дәүләт милкен сату буенча аукционнарда катнашырга тәкъдим итәбез, – дип хәбәр итте министр урынбасары Рөстәм Газитуллин. - Шул рәвешле муниципаль район бюджеты тулыланып кына калмыйча, бизнес үзе өчен кирәкле биналар һәм җирләр дә таба ала.

Аукционга гаризалар кабул итү вакыты – агымдагы елның 7 ноябренә кадәр. Үткәрү вакыты - 11 ноябрь. Башлангыч бәясе - 2 681 000 сум. Объект Мәләвездә урнашкан.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/19166/

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас