

Иран Ислам Республикасы белән сөйләшүләр барышында "Уфа-Тәһран сәүдә йорты" уртак предприятиесен төзү турында килешүгә кул куелды, аның төп бурычы - республика арасында азык-төлек белән үзара тәэмин итүне оештыру.
- Башкортстан һәм Иран территорияләрендә җитештерелә торган продукцияне реверс белән тәэмин итүдә үзара хезмәттәшлек итү мөмкинлеген колачлыйбыз. Нәтиҗә буларак - Уфада һәм Тәһранда сәүдә йортлары булдыру турында килешүгә кул куйдык. Алар безнең компанияләр өчен Башкортстан һәм Иран базарларына озатучылар булачак, - дип билгеләде республика сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.
Ведомство җитәкчесе фикеренчә, уртак предприятие республика җитештерүчеләренә Иран базарына минималь хәвеф белән чыгу мөмкинлеге бирәчәк.
Иран ягы Башкортстан территориясендә мондый вәкиллекне ачу белән кызыксына. Шул исәптән, Башкортстанның географик яктан отышлы булуы аркасында. Сәүдә йорты алга таба Русиянең башка субъектларына җибәрү өчен логистик үзәк булырга мөмкин.
Фото: pravitelstvorb.ru