+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 октябрь 2022, 12:39

"Бу безнең халыкны яклау өчен кирәкле чаралар..."

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Интерент челтәрендә "Русиядә эшләнгән - 2022" халыкара экспорт форумына багышланган пост бастырды.

"Бу безнең халыкны яклау өчен кирәкле чаралар...""Бу безнең халыкны яклау өчен кирәкле чаралар..."
"Бу безнең халыкны яклау өчен кирәкле чаралар..."
"Кичә Русия Президенты Владимир Путин илебезнең дүрт яңа субъектында хәрби хәл кертте. Алар белән чиктәш территорияләр өчен уртача реакция режимы каралган, ә Башкортстанда хәзер база режимы эшли. Шуңа бәйле рәвештә республика Башлыгы Радий Хәбиров оператив штаб төзү турындагы указга кул куйды.

Бу безнең халыкны яклау өчен кирәкле чаралар, шул ук вакытта без катлаулы шартларда икътисадыбызны камилләштерү мәсьәләсендә тукталырга тиеш түгел. Бу юнәлештәге эшне, әлбәттә, дәвам итәбез. Шуңа күрә бүген "Русиядә эшләнгән - 2022" халыкара экспорт форумында мин Башкортстанның башка төбәкләрдәге хезмәттәшләрем белән экспортка ярдәм итү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашачакмын, безнең эшләнмәләр турында сөйләячәкмен, "Экспорт 5С" формуласын тәкъдим итәчәкмен.

Пленар утырышта сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, Русиянең индустриаль потенциалы, ныклы финанс системасы, әмма иң мөһиме — яңа, күпполярлы дөнья икътисади архитектурасының төп катнашучылары белән ике яклы ныклы мөнәсәбәтләр. Моның белән бәхәсләшеп булмый, эшлибез!" - дип язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас