+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 октябрь 2022, 08:35

"Башпотребсоюз" һәм Иранның Кооперативлар палатасы хезмәттәшлек итәчәк

Иран Ислам Республикасында Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев җитәкчелегендәге бизнес-делегациянең эш сәфәре кысаларында "Башпотребсоюз" һәм Иранның Кооперативлар палатасы арасында хезмәттәшлек турында килештеләр.

"Башпотребсоюз" һәм Иранның Кооперативлар палатасы хезмәттәшлек итәчәк"Башпотребсоюз" һәм Иранның Кооперативлар палатасы хезмәттәшлек итәчәк
"Башпотребсоюз" һәм Иранның Кооперативлар палатасы хезмәттәшлек итәчәк

- Иранда кулланучылар кооперациясе төрле өлкәләрдә күп кенә предприятиеләрне берләштерә - авыл хуҗалыгыннан алып, химия сәнәгатенә кадәр. Хезмәттәшлек турында килешү үзара товар алмашуны җайга салу өчен өстәмә стимул булачак. Безнең кулланучылар җәмгыятьләре продукциясен Иран территориясендә сату буенча да, безнең республиканың ихтыяҗы булган Иран кооперативлары продукциясен сату буенча да, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.

Шулай ук Башкортстан бизнес-делегациясе Русия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Сәүдә вәкиллегендә булды. Сәүдә вәкиле урынбасары Андрей Блинников Иран бизнесы белән эшләүнең үзенчәлекләре турында сөйләде, шулай ук экспорт өчен дә, импорт өчен дә, товарларны да иң перспективалы, дип билгеләде.

Очрашу барышында Башкортстан компанияләрен Иран Ислам Республикасы базарына чыгарганда тыгыз хезмәттәшлек турында килешүгә ирешелде.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас