+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 октябрь 2022, 14:40

Иглин районында бюджет ничек үтәлә?

Бүген, 21 октябрьдә, Башкортстан Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова җитәкчелегендә Иглин районының социаль-икътисади үсеш чаралары планын үтәү барышы хакында фикер алышу буенча күчмә ведомствоара киңәшмә уздырылды.

Иглин районында бюджет ничек үтәлә?Иглин районында бюджет ничек үтәлә?
Иглин районында бюджет ничек үтәлә?

Лира Игътисамова билгеләп үткәнчә, районның финанс күрсәткечләре уңай динамиканы күрсәтә. Әйтик, 1 октябрьгә Иглин районының салым һәм салым булмаган керемнәр буенча бюджет үтәлеше 555,8 миллион сум тәшкил иткән. Әлеге күрсәткечләр, үткән елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 30,5 процентка арткан. Еллык план 76,8 процентка үтәлгән.

- План кысаларында тупланган акчалар Иглин районы бюджетының салым керемнәрен арттыру, шулай ук агросәнәгать комплексын, эшкуарлык һәм сәүдә, туризм, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, спорт системаларын үстерү, торак-коммуналь инфраструктураны яхшырту, анда яшәүчеләрнең яшәү тирәлеге иминлеген арттыруга юнәлтелә, - дип ассызыклады Лира Игътисамова.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, районда 1759 кече эшкуарлык субъекты теркәлгән, шулардан 1721е - микропредприятие, шул исәптән шәхси эшкуарлар - 1353, кече предприятиеләр - 38. Агымдагы елга үзмәшгульләр саны - 2440 берәмлек, шул исәптән ИП - 88 берәмлек.

Кече һәм урта эшкуарлыкта эшләүчеләр санының уңай динамикасы күзәтелә. Беренче сентябрьгә аларның саны 7935 кешегә җитте.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас