

Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.
Александр Шельдяев сүзләренчә, модернизацияләү проекты ике этапта тормышка ашырылачак. Беренче этапта биналар төзекләндерелә, дөньядагы әйдәп баручы җитештерүчеләрнең җиһазлары тегү фабрикаларына кайтарыла. Икенче этап 2024 елда тәмамланачак.
Гомум инвестицияләр күләме - 66,7 миллион сум. "Фемина" һәм "Фортуна" тегү фабрикалары "MADYART" компанияләр төркеменә керә. Предприятиеләрнең цехлары Уфада, Бөредә һәм Салаватта урнашкан. Фабрикалар балалар һәм өлкәннәр киемен чыгара.