

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, тимер юл транспортының 2022 елның тугыз аенда эш күрсәткечләре уңай динамика күрсәтә, пассажирлар агымы узган елгы дәрәҗәдән 16,5 процентка арткан.
Вячеслав Дмитриев Уфа һәм Казан арасында туры рейс ачу планнары хакында сөйләде.
- Республиканың Куйбышев тимер юллары белән хезмәттәшлеген үрнәкле дип саныйм. Башкортстанда пассажирлар платформаларын һәм вокзалларны яңарту дәвам итә. Бигрәк тә "Уфа" тимер юл вокзалын реконструкцияләүнең беренче этабын төгәлләгән өчен рәхмәт белдерәсем килә. Әлеге объектка инвестицияләр күләме 1 миллиард сум тәшкил итә, - дип белдерде Радий Хәбиров.
Очрашу ахырында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Вячеслав Дмитриевны республика икътисады үсешенә зур өлеш керткәне өчен "Салават Юлаев" ордены белән бүләкләде.
Фото: glavarb.ru