Русия Федерациясе Президенты тарафыннан федераль законнарга тиешле үзгәрешләр расланды. Шулай итеп, «Русия Федерациясендә мобилизацион әзерлек һәм мобилизация турында» Федераль законга төзәтмәләр кертелде, алар нигезендә хосусый эшкуарлар, оешмаларны гамәлгә куючылар, шулай ук оешмаларның бердәнбер башкарма органы вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы гражданнар биш эш көне эчендә бизнесны алга таба алып бару белән бәйле барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итә, шул исәптән идарәне ышанычлы кешеләргә тапшыра алалар.
- Федераль законнарда тиешле реестрга кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары җитәкчеләренә - мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган кешеләргә кредит каникуллары бирү шартлары аныкланды, шул очракта эшкуар җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять формасында эшчәнлек алып бара һәм аның бердәнбер катнашучысы булып тора һәм бердәнбер башкарма орган вәкаләтләренә ия, - дип билгеләп үтте Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте