

Шулай ук Бәләбәй районында «Алексеевка» подстанциясенә икенче һава линиясе чылбырын төзү дә реаль вакыт режимында төгәлләнәчәк.
Русия энергетика форумы 26-28 октябрьдә ВДНХ-ЭКСПОда узачак. Оештыручылар - Башкортстан Хөкүмәте, Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы, Башкортстан күргәзмәләр компаниясе, Русия Сәнәгать һәм сәүдә, Энергетика министрлыклары ярдәме белән.
Эшлекле программа кысаларында Русиянең 30 шәһәреннән һәм чит илләрдән 250 спикер катнашлыгында 30дан артык чара узачак. Форумга Казахстан, Иран һәм Уганда делегацияләре һәм вәкилләре киләчәк, чараның төп вакыйгасы булып «Тышкы чакырулар шартларында электр энергетикасы инфраструктурасын үстерү» темасына пленар утырыш торачак.
- Бүген энергетикада вәзгыять импортны алмаштыру шартларында үсә, аны илнең энергия иминлеген тәэмин итү өчен максималь дәрәҗәдә активлаштырырга кирәк. Шунысын да билгеләп үтәм, Башкортстанда бу процесс алгарыш белән бара. Башкортстан электр челтәре компаниясендә әле 2012 елда ук ERP-системасын бары тик үзебезнең ил программа тәэминатында гына үстерергә карар кылдылар. ERSO холдингы тарафыннан Уфа трансформаторлар заводы сатып алынгач, без республика территориясендә җитештерелә торган трансформаторларның продукт линейкасын киңәйттек. Предприятиенең планнарында барлык төр куәттәге трансформаторлар һәм реакторлар җитештерү.
Русиядә беренче тулы куәтле электротехник кластер булдырыла. Киләсе энергофорумда, беренче чиратта, безгә үзебезнең ихтыяҗларны билгеләргә, үсеш нокталарын ачыкларга һәм тышкы чакырулар шартларында үзебезнең энергетиканы үстерү стратегиясен эшләргә кирәк, - дип билгеләде Премьер-министр урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Форумның беренче көнендә яңа сәяси-икътисади шартларда электр энергетикасын үстерүне законнар белән тәэмин итү, Русия, Идел буе федераль округы һәм Башкортстанның макроикътисады һәм энергетика торышы һәм фаразлары, 2030 елга кадәр перспективалы планлаштыруның яңа системасына күчү, энергетика тармагын санлаштыру, электр челтәрендә идарә итүнең һәм эксплуатацияләүнең актуаль практикасы турында фикер алышачаклар. Пленар утырышның аерым секциясе электр энергетикасында импортны алыштыру темасына багышланачак.
Икенче көн фәнни-техник көн тәртибенә багышланган, ә өченчесе яшьләр өчен практика форматында төзелгән.
Секцияләрдә соңгы көннең төп темалары - экологик технологияләр, тирә-як мохиткә йөкләнешне киметү, яңа технологияләр. Дискуссияләрдә катнашучылар арасында - иң эре Русия һәм чит ил компанияләре, федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре, профильле ассоциацияләр һәм берләшмәләр, әйдәп баручы экспертлар һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре.
Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/19213/
Фото: Башкортстан Хөкүмәте